Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кешеләргә кирәк булу – бәхет ул

Мәктәпне тәмамлаган һәр яшь кеше “Нинди һөнәр сайларга?” дигән сорауга җавап эзли. Рүзилә бу сорауга дөрес җавап таба – менә инде өч дистә елдан артык ул шәфкать туташы булып эшли. 

Минзәлә медицина училищесын тәмамлаганнан соң шактый еллар Яңа Үрәзмәт фельдшерлык пунктында хезмәт куя. Шул елларда туплаган тәҗрибәсен физиотерапия кабинеты һәм чиста хирургия бүлеге шәфкать туташы, медстатистик булып эшләү дәверендә күп тапкырлар баета. Аның район үзәк хастаханәсенә килүенә дә чирек гасырдан артык. Бүгенге көндә Рүзилә Шәрипова гомумпрактика табибы шәфкать туташы булып эшли. Вазыйфасын бирелеп, белеп һәм сыйфатлы итеп башкара. Документларны алып баруга бик җаваплы карый. Үз эшендә Рүзилә төп игътибарны авыруны кисәтүгә, авыруларны диспансер исәбенә куюга юнәлтә. Гомуми практика табибы билгеләгән профилактика, дәвалау, диагностика һәм реабилитация чараларын үз вакытында һәм тиешенчә башкара. Шуның белән беркетелгән участок пациентларының тирән хөрмәтен яулый. Хезмәттәшләре дә, җитәкчеләре дә аның турында бары тик уңай фикердә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев