Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кешеләр барысын да рәттән сатып алганга даруханәләрдә даруларга кытлык

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы беренче симптомнар вакытында поликлиникага мөрәҗәгать итәргә яки өйгә табиб чакыртырга, һәм бер генә очракта да үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә киңәш итә.

Даруханәләрдә даруларга кытлык татарстанлыларның барысын да рәттән сатып алуы аркасында килеп чыккан. «Таттехмедфарм» ДУП генераль директорының даруханә склады буенча урынбасары Илшат Минһаҗетдинов журналистлар белән әнә шундый фикер белән уртаклашты.
Бүгенге көндә республиканың барлык даруханәләрендә дә теге яки бу даруларны табып булмый, барыннан да бигрәк вируска каршы препаратлар җитми. Үз-үзләрен дәвалау белән шөгыльләнеп, күп кенә татарстанлылар даруханәләргә йөгереп, препаратларны сатып ала.
«Беренче симптомнар булганда, һичшиксез, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бары тик ул дәваларга тиеш. Үз-үзеңне дәвалау куркыныч», — дип кисәтте татарстанлыларны Илшат Минһаҗетдинов.
ТР сәламәтлек саклау министрлыгы беренче симптомнар вакытында поликлиникага мөрәҗәгать итәргә яки өйгә табиб чакыртырга, һәм бер генә очракта да үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X