Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кешелекле участковый

Вячеслав Ильясов мәктәптә үк яхшы укуы, төгәл, инсафлы булуы белән аерылып тора. Шуганка мәктәбен тәмамлагач, егетебез Бөгелмә аграр техникумына юл тота. Ләкин алган белгечлеге буенча эшләргә туры килми аңа. Очраклы рәвештә генә район эчке эшләр бүлеге биргән игъланга тап була.

– Ун ел элек район эчке эшләр бүлегенә эшкә килдем. Шуннан бирле полиция участок уполномоченные булып эшлим. Бер дә үкенгәнем булмады. Эшләгәндә төрле кешеләр белән аралашырга, киңәш бирергә, кирәк чакта үгетләргә дә туры килә. Кешеләрнең характеры төрле: берәүләр кызып китә, икенчеләре, тыныч күренсә дә, астыртын була. Шуңа күрә уяулыкны югалтырга ярамый, – ди Вячеслав. Полициянең участок уполномоченные көн саен бетмәстөкәнмәс эш башкара. Без килгәндә Вячеслав Ильясов хулиганлык кылган бер райондашыбыздан сорау ала иде. Каны кызган ир-ат гаепсез булуын расларга тырышканда, Вячеслав Фирдәвесович тыныч кына, дәлилләр китереп, хулиганлык гамәлләренең видеокүзәтү камерасына теркәлүен күрсәтте. Дустанә мөгамәлә һәм ипләп сөйләшү үзенекен итте. “Хулиганыбыз” майлаган коймакка әйләнде. Кылган гамәлләренә үкенүен белдереп, беркетмәгә кул куйды... Халык проблемалары эчендә кайнаган участковыйны эшендә дә хөрмәт итәләр. Участоковыйлар Данил Гыйләҗетдинов, Рәзил Галимов белән бергәләп Мөслим участогында хокук тәртибен саклый ул, халык белән эшли, гражданнарның мөрәҗәгате буенча тикшерү алып бара, гаризаларны терки. – Вячеслав Ильясов Мөслим халкының ничек яшәвен, аларны нәрсә борчыганын белеп тора. Кайда нәрсәне кисәтеп калырга, җинаятьләрне булдырмас өчен нәрсә эшләргә кирәген дә яхшы белә. Кергән гаризалар төрле эчтәлектә була. Күпчелек гаиләдәге низаглар, вак караклык буенча мөрәҗәгать итә. Вячеслав гаиләдәге ызгышларга аеруча игътибар итә. “Вак-төяк проблемалар тату гаиләнең таралуына нигез булырга тиеш түгел”, – ди ул. Аңа мөрәҗәгать итүчеләр участковыйдан яклау табачакларына ышана. Законнарны яхшы белә. Халыкка үгет-нәсыйхәт биргәндә аларга таяна, – ди полициянең участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эше буенча бүлек җитәкчесе Булат Мирзаянов. В. Ильясов хөкем ителү срогы чыкмаганнар, профилактик һәм күзәтү исәбендә торучылар белән дә эш алып бара. Җинаятьләрне булдырмау һәм кисәтү буенча мәктәпләрдә чыгыш ясый. Быел райондашыбыз җирлектә үткәрелгән “Иң яхшы участок уполномоченные” конкурсында җиңү яулады. – Тормыш иптәшемнең сайлаган һөнәре авыр да, җаваплы да. Эш вакыты чикләнмәгәнлектән, чакыру белән тәүлекнең теләсә кайсы вакытында өйдән чыгып китәргә туры килә. Иң мөһиме – юлларында изге бәндәләр генә очрасын! – ди хәләле Лилия ханым. Лилия ШӘЙМИЕВА. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X