Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кеше рәнҗеше кайчан да бер төшә?!!

Казаннан 70 чакрымдагы район үзәгенә кайтып, сул якка борылгач һәм бер километр араны узгач, сөзәк кенә үрне төшәсе була. Үзенең өр-яңа «Шевролет»ында шул урынга җиткәч, авылга кайтып баручы Мөнирнең келт итеп моннан 40 ел элек күмәк хуҗалык җитәкчесе Сәмигулла агай белән булган хәл исенә төште. Мөнир машинасын туктатты да, уйларга бирелде.

...Мөнир ул чакларда әле студент кына иде. Менә ул туган авылына әнисе янына кайтты, анда арып-талып эшләгәннән соң, Казанга юл алды. Дөресрәге, Әнтәгә җәяү генә чыгып китте. Кулында 10 килога якын бәрәңгесе дә бар иде. Район үзәгенә 8 чакрым барасы бар. Җәяүлегә янчык та авыр дигәндәй, юлның яртысын узгач, бәрәңгенең аңа шактый зур йөк булганлыгы аңлашылды. Мөнир киртләч-киртләч булып сузылган Ашыт елгасының яр буйларын узгач, Әнтә-Мәүк трассасына чыкты. Биредә берәр машина очрамый калмас әле барыбер дигән уй җылытты аның күңелен.
Бераз баргач, чынлап та район үзәгенә таба җилдеүче бер җиңел автомобильнең килүе күренде. Мөнир мине дә алыгыз әле дигәнне ишарәләп, аларга уң кулын күтәрде. Шунысы куандарды: таныш кеше — Кәрам абый утыра иде руль артында. Кәрам ага авылдашы бит аның, әле алай гына да түгел, берничә өй аркылы гына булган күршесе дә! Димәк, кем әйтмешли, борчаклар пешәргә тиеш аның белән. Чү, Кәрам абый янында төптән юан чыккан, комачтай кызыл битле Сәмигулла утыра түгелме?! Шул мизгелдә үк Мөнирнең сөмсере коелды. Ник дигәндә, хуҗалык җитәкчесе үз янына берәүне дә утыртмый дип сөйләгәннәрен ишеткәне бар иде. Халык әйтсә — хак әйтә. Машинадагылар Мөнир ягына борылып та карамыйча, җилдереп узып киттеләр. Әйтерсең, юк иде Мөнир алар өчен! Хәтта тизлекләрен дә киметмәделәр. Ачу килә дә инде мондый чакта! Мөнирнең аларны ничек итеп сүккәнен ярый әле үзләре ишетмәде! Бихисап үпкәләде, күңеле рәнҗеде студентның аларга. Утыртсалар нәрсә була инде, машиналары кителмәс иде әле дип уйлады яшь егет. Шунда кулындагы бер чиләк бәрәңгене дамбага тотып бәрәсе килде аның. Әмма ярамый: әнисе Маһибәдәр бирде аларны.
Мөнир ул елны да студотряд белән бара алмады. Җәй башында табиблар аны карап, тикшереп, эшкә яраклы дип тапканнар иде. Юк, чит җирләргә барып эшләү насый булмаган икән. Әнисе белән 2 айга саубуллашып кына килим дип авылга кайткач, Маһибәдәр апа: «Юк, беркая да китмисең. Казанга укырга киткән чагында үзең нәрсә дидең? Атна саен авылга кайтып, булышам дип ышандырдың түгелме! Сүзеңдә тормыйсыңмыни инде, улым?»-дип сораулы карашын Мөниргә төбәгәч, студент егет бирелде, студотряд белән бармаска дигән карарга килде. Гаиләдә төпчек малай иде шул ул. Язылмаган кануннар нигезендә, әти белән әнине төпчек малай карага тиеш.
Җәйге каникул вакытында Мөнир 2 ай буена колхозда эшләде. Төзелештә дә, ындыр табагында да, урып-җыюда да катнашты. Әнисе гел аңа: «Эшләп тапканың үзеңә булыр, улым»,-дип тәкрарлады. Әмма бер көн дә ял итмичә эшләгәне генә ташка үлчим: кулына нибары 20 тәңкә акча эләкте. Гарьләндерде аны бу хәл, әлбәттә. Тик бернәрсә дә эшләп булмый. Акчаны эш көненә бирелгән ашлык өчен тотып та калганнар.
Шуның өчен дә күңеле рәнҗеде Мөнирнең: җәй буена бер көн ял итмичә эшләп тә, ул машинада 4 чакрым араны утырып бару дәрәҗәсен казанмаган булып чыкты.
Бу вакыйгага хәтле дә, аннан соң да юллары гел кисешеп торды аның хуҗалык җитәкчесе Сәмигулла әфәнде белән. Гаиләләрендә төпчек малай булган Мөнирнең Казанга укырга китәсен белгәч, ул аңа авылда яшәгәнлеге турында белешмә бирдермәде.
1971 елның җәендә Мөнирнең күңеле җиде кат күктә тирбәлә иде. Ник дигәндә, ул классташларыннан бердәнбер кеше булып, Казан дәүләт университетының татар теле бүлегенә укырга керде. Әле ниндиенә диген: көндезге бүлеккә! Ул чагында классларында гына түгел, бөтен Дустым авылында юк иде югары уку йортының көндезге бүлегендә белем алучы! Куанычы эченә сыймады Мөнирнең. Әмма аны хуҗалык җитәкчеләре бик тиз җиргә төшерделәр. Моңа кадәр авылда яшәү турындагы белешмәне алу өчен Авыл Советының ул чактагы рәисе Хәнәфи ага хуҗалык җитәкчесенең рөхсәте кирәк булуы турында әйтте. Ә Сәмигулла аның белән сөйләшергә дә теләмәде. «Белешмәне мин бирмим! Авыл Советы бирә!»-дип кырт кисте ул дорфа гына. Күрәсең, алар белешмәне бирмәс өчен алдан ук шулай сөйләшеп куйганнар иде. Шул белешмәдән башка университетта аңа тулай торакны да, стипендияне дә биреп булмаганлыгы хакында белдерделәр. Аллага шөкер, ярдәм итүчеләр табылды. Үзеннән 3 яшькә генә олы булган бертуган абыйсы Һади шул чакларда авылга кайтып, атлар караучы сыйфатында эшкә урнашты. Абыйсы Мөниргә ул белешмәне алып биреп кенә калмады, хәтта үзе үк имзасын сырлап, паспортны да энесенең кулына тоттырды. Менә монысы да күктән төшкән бәхет булды Мөнир өчен.
Ә бер тапкыр Мәүк мәктәбенең хоккей командасы Арча районында җиңеп чыкты. Сигезьеллык мәктәп укучыларына, кем әйтмешли, киң офыклар, алга бару өчен зур мөмкинлекләр ачылды. Бу хәлгә чиксез куанган Мөнир ул чакларда «Яшь ленинчы» дип аталган газетага мәүклеләрне мактап мәкалә язды. Тик күзләрен күпме генә талдырып караса да, газета битләрендә ул язма күренмәде. Менә Мөнир кыюсыз гына Бауман урамындагы ул газетаның ишеген шакыды. Керергә рөхсәт булгач, ул спорт бүлеген җитәкләгән Нургали абый Булатовтан мәкаләнең газетада басылмау сәбәбен сорады. «Энем, ни өчендер балтачлылар белән уйнарга син мактап язган Мәүк командасы бармаган, алар белән арчалылар көч сынашкан. Менә шуңа күрә синең язмаңны файдаланып булмады»,-диде Нургали абый йөзенә хафага төшкән кыяфәт чыгарып.
Мөнир дәшмәде. Ул икенче көнне үк туган якларга кайтып, яшь хоккейчыларның тренеры булган физкультура укытучысы Зөлкарь абыйсыннан Балтачка ни өчен бара алмауларының сәбәбен сорады. Ә ул: «Колхоз рәисе автобус бирмәде»,-дигәч, күңелендә ачу катыш рәнҗү хисләре барлыкка килде. Эшне озакка сузмыйча, ул хуҗалык җитәкчесе Сәмигулланы эзләп китте. Аны машина-трактор станциясе янында очратты. Аңа ни өчен килүенең сәбәбен аңлатты. Тик Сәмигулла аның белән читкә борылып кына сөйләште.
-Миңа хөкүмәт ит, сөт тапшыру планын бирә! Ә хоккей планда каралмаган!- дип, үзгә бер зәһәрлек белән, тавышын күтәрә төшеп әйтте аңа Сәмигулла.
Имәндә икән чикләвек! Тик спорт белән шөгыльләнгән кешенең начарлык кылырга вакыты да, теләге дә булмаганын белмиме икәнни ул дигән ярсулы уйлар биләде Мөнирнең башын. Әмма Сәмигуллага бу хакта әйтүнең мәгънәсе юк иде. Хәер, ул аны ахырына кадәр тыңлап та бетермәс иде барыбер. Әнә, инде ул кырт борылып китеп тә барды.
Берникадәр вакыттан соң, «Яшь ленинчы» газетасында Мөнирнең «Планда каралмаган...»дигән усал язмасы басылып чыкты. Авылда халык телендә: «Райкомда шактый гына пешергәннәр Сәмигулланы. Ул бик хәтәр ачуланган Мөниргә»,-дигән сүзләр дә йөрде. Хаклык бар иде, ахрысы, ул сүзләрдә. Ник дигәндә, хуҗалык җитәкчесе Мөнирнең әнисенә ветераннарга бирелә торган ашлыкны да бирдермәгән булып чыкты.
Бу вакыйгадан соң бихисап күп сулар акты, карлар яуды. Күпмедер вакыт узгач, Мөнир заманында хуҗалыкны дер селкетеп торган Сәмигулла абзыйның үз муенына элмәк салып, мәңгегә күзләрен йомганлыгы турында ишетте. Ә мордар китү, ягъни үзеңә үзең кул салу иң гөнаһлы гамәлләрнең берсе икәнлеген белмәгәндер, күрәсең, Сәмигулла абый. Гомумән, ул бу дөньядагы күп нәрсәләрне аңламыйча китеп барды сыман.
«Кеше рәнҗеше кайчан да булса бер тота ул. Шулай да Хак Тәгалә аның белеп һәм белмичә кылган гөнаһларын ярлыкасын иде»,-дип дога кылгач, Мөнир туган авылына таба юлын дәвам итте.

Хатыйп ГӘРӘЙ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X