Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН: 52 яшьлек исерек машина йөртүче кабат руль артында тоткарланды

Район прокуратурасы 52 яшьлек С.га карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Ул РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепләнә. 

2018 нче елның 18 мартында, транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган көе, С. янәдән руль артына исерек килеш утыра. Аны полиция хезмәткәрләре Мөслим – Иске Сәет юлында тоткарлый. 
Гаепләнүче үз гаебен таныды. Суд аңа 3 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү белән 240 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде. Карар үз көченә кермәде.
Район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев