Мөслим-информ

Кеше китә – эзе кала

Үрәзмәт авылы исә үзенең асыл егете Әзһәмгә таянды, аның кайгыртуын, игелекләрен күреп яшәде. Юк, югары постлар да биләмәде ул, дәрәҗәле кәнәфиләрдә дә утырмады. Авылның гади генә бер баласы үзенең игелекле йөрәгендә барысына да урын тапты, барысын да кайгыртты, якын итте. Әзһәмнең авылы һәм халкы өчен эшләгән яхшылыкларын язып та, сөйләп тә бетереп булмастыр. Кайберләрен генә барлыйк әле.

..Әтиләре Әзһәт абый бакыйлыкка күчкәннән соң, ул зиратта тәртип урнаштыруны үз өстенә алды. Кемдер мәҗбүр иткәнгә түгел, күңел кушуы буенча. Шул чордан бирле һәр елның 1 маенда мәңгелек йортта бөтен авыл халкы һәм читтә яшәүче якташлар белән зурлап өмә үткәрелә. Бу игелекле эш – үтәлеше беркем тарафыннан да контрольгә алынмаган, язылмаган канунга әйләнде. Ул көнне зират янындагы яланда, зур казан асып, пылау яки башкасы пешерелә, мул табын әзерләнә. Шул рәвешле көне буена дәвам иткән өмәдә мәңгелек йортыбыз картайган агачлардан, чүп-чардан арындырыла. Зират коймасын тимердән эшләтеп, буятып та куйды Әзһәм. Кирәк-ярак саклау өчен бурадан зират йорты да төзетте. 
Бервакыт авыл агайлары Әзһәмнән элеккеге фельдшер-акушерлык пунктын мәчет итеп үзгәртүдә ярдәм итүен үтенәләр. Шул вакытта ул аларга: “Кайчандагы пункт бит инде ул. Алла боерса, авылда яңа мәчет салабыз”, – ди. Егет сүзе бер була: 2007 нче елның 28 сентябрендә – изге Рамазан аеның мөбарәк җомга көнендә Үрәзмәт авылында Аллаһ йорты үз ишекләрен ачты. Әзһәм Хөсәенов аны үз хәләл акчасына төзетте. Бер ай эчендә сафка баскан мәчеткә “Әзһәт” дип, мәрхүм әтиләренең исемен бирделәр. Шулай итеп элек гает намазларын әле салкын кар өстендә, әле чирәмдә укырга мәҗбүр булган агайларга оҗмах ишеге ачылгандай булды. Тамырлары Алакай нәселеннән булган указлы азанчы Габделваһап, Бохарада дин гыйлеме алып кайтып, мәчет салдырган Хөсәен мулла каны аккан Әзһәм тудырды аларга бу рәхәтлекне. Буыннардан-буыннарга тапшырылган игелек орлыкларының уңдырышлы туфракка төшүеме, әллә инде япь-яшь килеш әфган утында кайнап, тормыш кыйммәтләренең асылына төшенүе булдымы – игелекләр кылып яшәү әнә шулай Әзһәмнең тормыш мәгънәсенә әйләнде. 
1980 нче елның 15 июнендә керә ул Әфганстанга. Төньяк Кондыздагы 53380 нче хәрби частьтә – ОБМО (отдельный батальон материального обеспечения) матди тәэмин итү буенча аерым батальонда хезмәт итә. Берничә тапкыр ялга да кайтты ул. Хәтердә: шулай бер кайтуында клубта кино карыйбыз. Сугыш турында. Экранда атыш башлануга ул, ут капкандай торды да, залдан чыгып ук китте. Без ни уйларга да белмәдек. Еллар үтеп, әфган сугышы турындагы чынбарлык ачыла башлаганнан соң гына Әзһәмнең ул вакыттагы халәтен аңладык. Ике ел буе сине адым саен үлем сагаласын да, ул-бу була калса, үз-үзеңне шартлатырга дип, кесәңдә граната йөрт тә, ничек тыныч калмак кирәк?! Менә шунда төшенгәндер дә ул кеше гомеренең кыйммәтенә, яшәү мәгънәсенә, тормыш кадеренә. Бергә хезмәт иткән дуслары белән генә түгел, бөтен әфганчылар белән аралашып яшәде Әһзәм. Эчке бер дулкынлану белән очрашуларга йөрде. Әфган сугышында башын салган дусларына истәлек такталары куюда спонсорлык ярдәме күрсәтте. 
– Әзһәм бер генә үтенечне дә кире какмады. Әмәкәй авылыннан, өч улы Әфганстанда хезмәт итеп, икесе кайткач вафат булган Флүзә апа Исмәгыйлевага багышлап иҗат ителгән “Ана йөрәге” җырын аранжировкалауда ярдәм итте. Безне табигать кочагына алып чыгып ял да иттерә иде. Сугышчан дуслыкның кадерен белде, – ди районның сугышчы-интернационалистлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Данил Госманов. 
... Туган мәктәбе өчен дә күп эшләде Әзһәм. Үрәзмәт мәктәбенең түбәсен калай белән тышлаты. Клуб, мәктәп ихаталарын профнастилдан койма белән әйләндертте. Белем көнен, Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү өчен елның-елында иганәчелек ярдәме күрсәтте. 2015 елда чыгарылыш класс укучыларына Соңгы кыңгырау бәйрәмендә кәрәзле телефоннарга кадәр бүләк итте. 
Авыл халкы ничәмә-ничә еллар инде Сабантуй бәйрәмен Әзһәмнән башка күз алдына да китерә алмый. Әле Казаннан, әле Әлмәттән артистлар алып кайтты ул, сабан батырына да, милли көрәштә җиңүчегә дә зур бүләкләр әзерләде. 2002 нче елда шагыйрә Шәмсия Җиһангирова һәм композитор Зөфәр Хәйретдиновка туган авылыбызга багышланган “Сагынам сине, Үрәзмәт” җырын яздыртты. 
Ул елгы Сабантуйны кем генә онытыр икән?! Иҗат төркеме белән Зөфәр Хәйретдинов үзе килде бәйрәмгә. Урам буйлап кыңгыраулы атларда Сабантуйга килгән, мәйдан уртасында Үрәзмәт көенә биегән авылдашлар видеога төште. 
Ата-анам, әби-бабам 
Нигез корган төбәгем. 
Үзем читтә яшәсәм дә, 
Синдә тибә йөрәгем. 
Әзһәм армиядән кайтып гаилә корганнан бирле читтә – Әлмәт шәһәрендә яшәде. Үз шәхси эшен ачып, озак еллар юл төзү-ремонтлау эшләре белән шөгыльләнде. Җырдагыча, читтә яшәсә дә, күңеле белән Үрәзмәттә булды, йөрәге “авыл” дип типте. Шәһәр ыгы-зыгысыннан арыну, җанына тынгы алу өчен атна саен, ашкынып, туган авылына кайтты. Дуслары, туганнары белән аралашты. Нинди генә олы эшләр башкарса да, һавалануны, масаюны белмәде. Авылча гади һәм тыйнак булып калды. Туганлык хакын саклап яшәде Әзһәм. 
– Барыбызга да иртүк шалтыратып, хәлләребезне белеште, балаларыбызның эшенә, язмышына да битараф булмады. Кайда гына барса да, һәрберебезгә истәлеккә бүләкләр алып кайта иде, – ди апасы Ләлә Талыйпова. 
– Әзһәм классташларына һәрвакыт җылы мөнәсәбәттә булды. Һәр биш ел саен диярлек очрашып тордык. Оештыручысы, башлап йөрүчесе Әзһәм иде. Без очрашуларга кунакка барган кебек бардык. Соңгы очрашуда аның Сикия буасы янындагы “ранчо”сында ял иттек. Су кереп, көймәләрдә йөреп, таңны каршыладык. Әзһәм тормышта аягында нык басып торучы ир-егет иде. Алга карап, тормыштан тәм һәм ямь табып яшәде, – дип искә ала бүген сабакташы Нурия Ибраһимова-Шәйгәрданова. 
Искиткеч гаилә башлыгы да иде Әзһәм. 7 класстан бирле яратып йөргән классташы Нәфисә белән нәсел дәвамчылары булган ике ул үстерделәр, дүрт оныклары туды. Киләчәккә матур хыяллары, олы планнары бар иде аның. Лаеклы ялга чыккач, авылда яшәү турында хыялланды. Авыл тарихы турында китап чыгару уе белән янды. Күпме генә тартышсам да, китап язарга күндерде мине. “Авыл бетеп бара. Тулы бер Аръяк урамы юкка чыкты. Без эшләмәсәк, бу эшкә кем тотына?! Син язсаң, китапны бастыру – минем өстә”, – диде. Ни хәл итәсең, язмышлардан узмыш юк. 58 яшендә Аллаһы Тәгалә аны Үз хозурына алды. Яшь иде әле ул. Ләкин кеше гомере еллар белән түгел, калдырган эз белән үлчәнә, диләр. Авылыбызның олы йөрәкле, игелекле улы Әзһәм Әзһәт улы Хөсәенов үзеннән соң матур эшләр, якты эз калдырды. 

Әлфинур Ногманова. 

Фото – Әзһәм Хөсәеновның гаилә архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: