Мөслим-информ

Кеше хокукын яклау – төп мәсьәлә

12 гыйнвар – Россиядә прокуратура хезмәткәрләре көне

Закон сагында торучылар яңа елга аяк баскан чорда һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бәйрәм генә түгел, алар өчен бу еллык эшчәнлеккә анализ ясау, алдагы чорга бурычлар билгеләү вакыты да. Прокуратура нинди мәсьәләләрне хәл итә? Халык белән эш ничек оештырылган? Халыкны нинди сораулар борчый? Шушы һәм башка сорауларга җавап алу өчен район прокуроры Данис Әхмәтҗановка мөрәҗәгать иттек. 
– Данис Дамирович, узган ел башкарылган эшләрне барлап үтик әле.
– 2020 елны да коллектив тыгыз эшчәнлек белән үткәрде. Уртак тырышлык нәтиҗәсе – федераль закон бозуның 500дән артык очрагын ачыкладык. Законнарның үтәлешенә һәм хокукый актларның законлылыгына кагылышлы әлеге закон бозу очракларын бетереп, кеше хокукларын янәдән торгызуга ирештек. 
Закон бозуны бетерү буенча 321 представление чыгарылды. Тикшерү материаллары буенча судка 68 җинаять эше җибәрелде һәм 22 административ эш кузгатылды. Закон бозуларның күпчелеге кеше хокуклары һәм иреге белән бәйле. Ел башыннан безгә төрле сораулар белән 163 граждан мөрәҗәгать итте, шулардан 35 мөрәҗәгать судта хуплану тапты. Судларда 106 затка карата 87 җинаять эше буенча дәүләт гаепләве хупланды.
– Хезмәт хакы бирүдә тоткарлыклар булган оешмалар бармы?
– Соңгы биш елда әлеге төр проблема бөтенләй юк, дияр идем. Моннан дүрт-биш ел элек хезмәт хакын юллап алу буенча гражданнардан 200-300әр гариза керә иде. Район җирлегендәге оешма-предприятиеләр белән тыгыз элемтәдә торабыз, авыл җирлекләренә дә запрослар җибәреп торабыз. Авыл җыеннарында катнашабыз, халык белән очрашуларга барабыз. Хезмәт хаклары буенча тоткарлыклар юк дип ышанып әйтә алам. Без моны социаль челтәрләр, җирле телевидение, радио, газета һәм сайт аша да контрольдә тотабыз. Төрле группаларга мониторинг уздырабыз. 
– Прокуратура эшчәнлеген оештыруда нинди яңалыклар бар?
– Полиция, суд приставлары гражданны җаваплылыкка тартканда, без үз инициативабыз белән кешенең хезмәт хакы буенча бурычы юклыгын да тикшерәбез. Уңай җавап булганда, без әлеге граждан хезмәт куйган оешма-предприятиеләргә предписание язабыз.
– Данис Дамирович, халык күпчелек нинди сораулар белән мөрәҗәгать итә?
– Гадәттә гражданнар хезмәт хокуклары бозылуга зарланып мөрәҗәгать итә. Торак-коммуналь хуҗалыгы, суд приставлары хезмәте эшчәнлегеннән канәгать булмыйча килүчеләр дә бар. Алимент түләмәү буенча мөрәҗәгатьләр, җир мәсьәләләренә бәйле, юлдагы иминлек буенча бик күп хатлар теркәлеп тора. 
– Быел сезнең эшчәнлектә нинди яңалыклар көтелә? Халык белән эшләү уңайлы булсын өчен нинди алымнар кулланасыз?
– 2021нче елның 1 гыйнварыннан башлап, без документларны электрон форматка кертәбез. Ягъни, гражданнардан килгән хат, мөрәҗәгать, гаризалар электрон базада урын ала. Аның буенча нинди чаралар күрелгән – барысын да генераль прокурор укып-күреп торачак. 
– Мәгълүмат чараларында урын алган язмалар нигезендә тикшерү алып барасызмы?
– Әлбәттә, бер генә язма да безнең игътибардан читтә калмый. Ник дигәндә, кеше хокукларын яклау – безнең игътибардагы төп мәсьәлә. Шунда ук тикшерүгә чыгабыз, тиешле чаралар күрәбез. Прокурор кул астында биш кеше эшли. Алар – прокурор урынбасары Рамил Мөхсинов, прокурор ярдәмчесе Ильвир Бәхтиев, әйдәүче белгеч Гөлназ Биккинина, шофер Рушан Садриев, техник хезмәткәр Чулпан Хәсәншина. Коллективтагы һәр кеше үз вазыйфасына зур җаваплылык белән карый. Прокуратура ситемасы бу өлкәдә эшләүчеләрдән законнардан тайпылмыйча яшәүне,  хокук тәртибен саклауда уяулык күрсәтүне таләп итә. 
Лилия Шәймиева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: