Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кеше кадере

Дөньяда сүз көче бар. Без бу ту­рыда еш кына онытабыз. Бер генә мисал. Язучы Фатих Әмирхан та­тар зыялылары янында: – Әгәр Алла булса, бүген мине аяксыз ит­сен! – ди. Шул ук кичне мәңгелеккә ике аягы да йөрмәс була аның.

Тартар теленнән табар дигәндәй, мин дә март башында бер-ике танышыма “инде 12 ел Мөслим сырхауханәсендә ятка­ным юк” дип сөйләндем. Нәкъ 8 март көнне урындыктан егылып, туп-туры хирургия бүлегенә ба­рып та кердем. Чыннан да, моннан 12 ел элек мәрхүмә әнинең аягын кискәндә, төгәл 4 ай ятып, аны ка­раган идем шул.

Әлбәттә, капиталь ремонт­тан соң сырхауханә кардиналь үзгәрешләр кичергән. Хирург та яңа кеше – Дамир Рәфкать улы Хамматов. Бәйрәмдә туган ягы Оренбургка кайтып китсә дә, 8 мартта бер авыруның хәлен белергә килгән. Төнгә, бригада­сын җыеп, операциягә алып ке­реп тә китте. Ә бит эш көне аның иртәгә генә иде...

Мөслим район үзәк сырхауханә системасында тагын бер яңа кеше, Сарманнан безгә килгән, әмма Пе­тербургта эшләп тәҗрибә алган хирург Йосыф Мөхәммәт улы Аб­дулазизов та бар әле бездә. Аның белән алданрак танышу насыйп итте. Безнең поликлиника мөдире ул. Шикәр авыруларына ел аза­гында дарулар белән кыенлы­клар тугач, махсус кеше – Илнар Шәмсетдиновны бу юнәлешкә җаваплы итеп беркетте. Шунысын да әйтергә кирәк, Абдулазизовның әтисе Мөхәммәт – Дагыстанда бил­геле журналист. Ике хирург та ту­ган җирләрендә югары белем ал­ган – Дагыстан һәм Оренбург ме­дицина университетларында укы­ганнар. Район халкы, килгән кеше китә инде, дип сөйләргә ярата. Ә без кеше кадерен беләбезме соң?

Тагын бер алтын куллы хи­рург Рамил Хәйретдиновны ялы­на-ялына кире кайтармадык­мы?! Читтән килгән белгечләрне Мөслимгә “Кояшлы Ык” ял зона­сы белән генә бәйләп куеп бул­мый бит. Аларның да гаиләләре, яшь балалары бар. Ә бездән исә үзебезнекеләр итеп кабул итү со­рала. Шул ук Дамир Хамматов ФГДС, колоноскопия аппаратла­рында да эшли, ял көнендә ки­леп, хирургия бүлегендә яралар да бәйли. Минем кебек челтәр элгәндә урындыктан мәтәлүчеләр дә җитәрлек иде. Ә бәйрәм чорын­да инсульт кичерүчеләр күп булу сәбәпле, өч “скорый” машинасы да төрле шәһәрләргә авыру алып киткәннәр. Үз җаем белән барып җитмәсәм, хәлем мөшкел була­сы иде. Кыскасы, мегаполислар­да ординатура үтеп, эшкә остар­ган динле егетләр Мөслимгә эшкә килгәннәр икән – кадерләрен бе­лик.

Хирургиядә инде дистә еллар бик акыллы, исемнәре чәчкә ке­бек кызлар эшли: Эльвира, Гөлназ, Гөлнара, Рәйлә, Фәнисә, Рәмилә, Ләйсән, Инзилә. Күпләребез аларның шифалы куллары аша узган. Шунысы игътибарга лаек, коллективтагы кызлар алышын­мыйлар. Моннан 12 ел элек тә алар иде. Бүген дә тыныч кына көн саен батырлык кылалар. Кеше гомере – бик нечкә кыл бит ул.

Хирургия бүлеге турында күзәтүләремне язмый кала ал­мыйм. Терапиядән аермалы бу­ларак, монда микродулкынлы мич бар. Гәрчә, ике бүлек авы­руларына да бик кирәк нәрсә ул. Ашханәдә төнлә дә чәй агы­зып эчеп була. Башка бүлекләрдә төнгә бикләп куялар. Палаталарда чүп савыты юк. Авырулар чүпне көн дәвамында пакетка җыеп, коридорның аргы башына ташыр­га тиеш. Мондый әкияти хәлне күптән күргән юк. Ваннаны еш кына бикләп куялар. Авыру кулла­нырлык булмагач, ник ясаттыгыз? Ашату исә – аерым тема. Элегрәк ризык Лениногрскидан китерелә һәм ул суынырга өлгерә иде. Моны мин ай саен сырхауханәдә яту­чы әти сүзләреннән беләм. Хәзер исә, тендер отып, “Гүзәл” кафе­сы әзерли икән. Гадәти авыру­лар өчен ярыйсы гына. Ипиләре дә бик тәмле. Әмма шикәр хаста­лары өчен түгел. Көнлек ризык калориясе 800дән артмый дияр идем. Ә ул 1200 булырга тиеш. Еш кына бер көн дәвамында карабо­дай боткасы, ашы, шул ук ярма­дан второй китерәләр. Монда бер генә фикер – диетолог юк та юк! Аллага шөкер, хәзер ачлык зама­ны түгел. Шулай да Исәнсефтән үк килеп ятучы авырулар янына көн дә килә алмыйлар. Ашау, этеп- төртеп, дүртле санына тарттыра диям. Мәктәптә дә еш кына бил­гене шулай куялар.

Инде савыгып чыгып киткәч, кабат хирургиягә әйләнеп кайт­тым мин. Бик мәкерле урындык­ка эләктем, ахры. Кабат “скорый” аша хирург Хамматов кулына эләктем. Эш сәгате беткән, кичке сәгать алты, шимбә көн булса да, килде ул. Югыйсә дежур табибка да салынырга була. Ә ул мине үз авыруы итеп күңеленә беркеткән бит инде. Тирән рәхмәт.

Кайчандыр Горький якларын­нан безгә Лидия Васильевна Кры­мова килгән иде. Хәзер ул Мөслим белән бербөтен. Ул – безнеке! Хи­рург егетләргә дә шуны телим.

Гөлназ Шәмси. Иске Карамалы.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев