Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кеше башыннан – 4800 сум!

Әлмәт авылы халкы үзара салым хисабына су проблемасын хәл итәргә җыена.

Район үзәгеннән читтә урнашкан Әмәкәй авыл җирлегендә бүгенге көндә 408 кеше гомер кичерә. Ха­лык тормыш-көнкүрешеннән бик канәгать. Биредә һәр иха­тада диярлек күпләп мал- туар асрыйлар, кош-корт тоталар. Төп йортта әти- әниләре белән яшәүчеләр күп. Чын татар авылларына хас булганча, оныклар әби- бабай тәрбиясе алып үсә. Күпбалалы гаиләләр саны да аз түгел.

 

 

– Мөслимнән 38 чакрым ера­клыкта яшибез. Җирлек халкы уңганлыгы, юмартлыгы белән дан тота. Шөкер, яшәү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Авыл халкы өчен иң мөһиме – юллар торышының яхшы булуы, урамнар яктыртылу, чиста су белән тәэмин ителү бит инде ул! Бу өлкәдә проблемалар юк, Аллага шөкер! – ди Әмәкәй авы­лында гомер итүче Бәрия Мул­лагалиева.

Үзара салым җыюга ха­лык зур җаваплылык белән карый. Узган ел Әмәкәй авыл җирлегенә керүче ике авылда да һәр кешедән 700 сум үзара салым җыйганнар. Дәүләт ха­лыктан җыелган акчаны дүрт тапкырга арттырып кайтар­ган. Бер миллион 236 мең сум акчага Әмәкәй авылының иске чүплегенә күптән көтелгән ре­культивация ясалган. Сабантуй мәйданында 300 метр арада ба­ганалар утыртылып, электр ли­ниясе сузылган.

– Төзелеш материаллары­на бәя көн саен арта. Средство­ларны максатчан файдалану нияте белән, Әмәкәй зиратын әйләндереп алу өчен 300 метр арага тимер штакетникларны алдан алып куйдык. Су баш­нясын әйләндереп алу өчен профильләр, баганалыклар да кайтардык. Материалларның әзер булуы мөһим. Эшләрне җәй көне төгәлләрбез, дип уйлыйм,– ди Әмәкәй авыл җирлеге баш­лыгы Илнар Шакирянова.

Үзара салым хисабына Әмәкәй һәм Әлмәт авыллары­на янгын гидрантлары, кран­нар, кирәге чыкса дип, ике су насосы да алып куйганнар.

– Өйдәге чүпне тышка чы­гармыйлар – берәр проблема туса, уртага салып хәл итәбез, чишү юлларын бергәләшеп эз­либез. Быелгы җыенда Әлмәт авылында һәр кешедән 4800 сум акча җыярга булдык. Сәбәбе дә бар – авылда су мәсьәләсен тизрәк хәл итәсе иде. Шушы авылда гомер кичергәч, проблеманың никадәр үзәккә үткәнен беләм, – ди Хәкимҗан Гарифуллин.

Әлмәт авылында су пробле­масы, күпләр уйлаганча, сусыз­лыкка бәйле түгел. Коры җәйдә дә халык суга интекмәгән. Тик су тәмсез, эчәрлек түгел! Тикшерүләрдән күренгәнчә, суның составында тимер дүрт мәртәбә артык. Әлмәт авылын­да бүген 43 кеше гомер кичерә. 43 кеше дә 4800 сум тапшыр­ган очракта 206 мең 500 сум акча җыелырга тиеш. Бу акча су проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Әлеге сумманың 161 мең сумын җыярга да өлгергәннәр!

– Үзара салым акчасы­на Әмәкәйдә алты урынга өстәмә 10 яктырткыч куйдык, өч урында янып чыкканна­рын алыштырдык. Урамнар якты. Юлларның торышы бик әйбәт! Авыл эчендәге тугыз урамның берсенә дә ремонт таләп ителми. Җәйге чорда су трассасында алты ноктада ремонт эшләре башкарылды, – ди Илнара Шакирянова.

Җирлектәге төп гомуми бе­лем бирү мәктәбендә 26 укучы белем ала, “Кояшкай” балалар бакчасына дүрт сабый йөри. Авыл халкына бер түбә асты­на урнашкан почта бүлекчәсе, мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты хезмәт күрсәтә. Әмәкәй авылын­да яшәүче Илиза Ибраһимова быел кибет ачкан. Шулай итеп, җирлектә кибетләр саны икегә җиткән. Халыкка сайлап алу мөмкинлеге күбәйгән, дигән сүз.

– Әмәкәй авылында үзара са­лым акчасын бер мең сумнан җыярга дип сөйләштек. Барлык средстволар да халыкның яшәү шартларын яхшырту максатын­да кулланыла. Авылларның йөзен үзгәртүдә, уңайлыклар тудыруда үзара салым программасының зур ярдәмен тоябыз. Мөмкинлекләрне фай­далана белергә генә кирәк,– ди Гөлләрия Вәлиева.

Җирлек халкы алдагы көнне уйлап яши. Халкы, хезмәттән тәм табып, булганына шөкер итеп яшәгән җирлектә җәйге чорда көтүгә 160 баш мал чык­кан! Әле бит аның ишегалдын­да “качып” калганнары да бар. Җирлектә фермерлар Илнур Муллагалиев, Илназ Бәширов үз эшчәнлекләрен җәелдергән. Гаилә фермаларының да саны арта. Талипов, Хөснуллин, Миңнеразыев гаилә фермалары сигез дистәгә якын мөгезле эре терлек асрый. Җәйге-кышкы чорда юлларны карап тотуда үзмәшгуль булып теркәлгән Ра­мил Бәдретдиновның да намус­лы хезмәт куюын билгеләп үтә җирлек башлыгы.

Әмәкәйлеләр, берәрсе ки­леп ярдәм итәр дип, көтеп ят­мый. Проблемаларны уртага са­лып чишә белүләре, бердәм бу­лып эшләүләре, яшәүләре белән үрнәк алар!

Лилия Шәймиева.

Фото – Әмәкәй авыл җирлеге архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев