Керем артыннан куып - авылдашларын гүргә кертүчеләрдә бар
Легаль булмаган аракы, лицензиясез спиртлы эчемлекләр сату һәм куллану хакында газетабызда соңгы арада еш язабыз. Кайберәүләрнең күңеленә районда эчүчелек артканмы әллә дигән уй да киләдер, мөгаен. Юк ул артмады да, кимемәде дә. Күзләр генә ачыла башлады.
Соңгы вакытта спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итүче райондашларыбызның кыңгыр гамәлләре ешрак ачыла башлады кебек. 6 июль көнне ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына Мөслим районында шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче Р. Вәлиевне җаваплылыкка тарту буенча материал керә. 1 июнь көнне район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре рейд вакытында Югары Табын авылының Татарстан урамында "Ока" маркалы машинаны туктата. Руль артында Р. Вәлиев була. Тикшерү вакытында машина багажнигындагы азык-төлек товарлары һәм сыра астында яшерелгән 320 флакон этил спирты табыла. Дәүләт алкоголь инспекциясе белгеченең "Этил спиртын кайдан сатып алдыгыз һәм нинди бәядән?" дигән соравына Р. Вәлиев: "Яр Чаллы шәһәреннән", - ди һәм канәгатьсезлек белән: "Лосьоннарның бәясе дә арткан - 9 сумнан 15 сумга әйләнгән", - дип өстәп куя. Шулай күп күләмдә спирт алуның максатын сорагач, ул: "Шәхси ихтыяҗларым өчен һәм хуҗалык эшләрендә ярдәм иткән авылдашларны сыйларга", - дип җавап бирә. Эшмәкәргә, әлеге "сыеклыкны" авылдашларга тәкъдим итеп, сәламәтлекләренә зур зыян китерүе хакында җитди дәллилләр китергәч, Р. Вәлиев мондый спиртлы эчемлекне башка алып кайтмаячагына вәгъдә бирде.
Акча, байлык артыннан куып, авылдашларын, күршеләрен агулап, гүргә кертүчеләр очрап тора. Тик тормыш шундый нәрсә, явызлык та, яхшылык та бумеранг кебек кире әйләнеп кайта. Әлеге административ хокук бозу турындагы материал Казан шәһәренең Арбитраж судына җибәрелде. Закон бозуның әлеге очрагы буенча физик затларга - 10-15 мең, юридик затларга 200-300 мең сумга кадәр штраф каралган.
Миләүшә ЗӘКИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев