Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кемгә бирелә соң ул "детское питание"?

Балалар өчен бирелүче, халык телендә "молочко" дип йөртелүче сөт продуктларын алуны кайберәүләр соңгы араларда зур проблемага әйләндерә башлады. Кемнәргә бирелә соң ул "детское питание?" Аны алу өчен кайда барырга һәм кемгә мөрәҗәгать итәргә? Социаль челтәрләрдә дә резонанс тудырган бу мәсьәләгә ачыклык кертергә булдык.

Әниләр хәтерлидер: моннан 12 еллар чамасы элек ул "питание" дигәннәре 15 литр сөттән гыйбәрәт иде. Һәм аны, яшәү шартларыңа да, кесә калынлыгыңа да карамыйча, өч яше тулганчы һәр балага бирделәр. Ул сөтне әниләр Мөслим коры сөт заводының "СОМик" кибетеннән атнаның чәршәмбесендә барып ала иде. Сатучының кәефе яхшы чагына туры килгәннәр сөтне шул ук кибеттәге прәннек яисә кәнфиткә дә алыштыра алды. Соңыннан әлеге 15 литр сөтне кәгазь тартмадагы балалар боткасы һәм кишер, кабак соклары алыштырды. Аларын да өч яшькә кадәрге баласы булган һәр әнигә бирделәр. Аңа карап кына, бюджетның кесәсе такырланмагандыр. Аның каравы, бер генә әни дә, бер генә бәбине дә аеру булмады. Һәрберсенә тигез итеп бүленгән ризык иде ул. "Миңа җитмәде", "миңа бу айда эләкми" дип йөрүчеләр дә булмады. Ә хәзер бушлай бирелүче әлеге сөт продуктлары хакында болыт куерганнан куера.

Бүгенге көндә ТР Министрлар кабинетының "Бәләкәч" программасы нигезендә җирлегебездә 300 гә якын сабый сөт продуктлары белән тәэмин ителә. 2010 елда Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы тормышка ашыра башлаган әлеге программа нигезендә бушлай сөт продуктлары белән кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләрдә тәрбияләнүче өч яшькә кадәрге балалар, һәм гипотрофия, анемия авырулары булган өч яшькә кадәрге нәниләр тәэмин ителә. Район педиатры Резеда Мөҗипова әйтүенчә, районга әлеге сөт продуктлары Яшел Үзән сөт комбинатыннан кайта. Продуктларны илтүне Республиканың Диспетчер үзәге контрольдә тота. Сабыйларга бирелүче продуктларга сөт катнашмалары, сөт, кефир һәм эремчек керә. "Республика буенча ай саен 40 меңгә якын бала бушлай сөт продуктлары белән тәэмин ителә, шуның 226 сы - безнең район җирлегендәге балалар. 158 сабыйга сөт продуктлары социаль яклау бүлегеннән аз керемле гаилә буларак бирелгән белешмә нигезендә, 68 балага табиблар куйган диагноз буенча бирелә. "Бәләкәч" программасы сабыйларны югары сыйфатлы продукция белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә", - ди районның баш табибы Рамил Морзаханов.

"Мин ике бала белән авылдан сөт продуктлары алыр өчен берничә мәртәбә район үзәгенә килеп йөри алмыйм. Кайвакытта бер айныкын тулысынча алып китәсе килә дә, бирмиләр яисә җитеп җитми. Март аенда биргән белешмәмнең вакыты чыга инде, яңадан документ җыеп йөрмәм, мөгаен. Тиеш булмаганнар да ала бу питаниене, ничек тамакларыннан үтәдер", - дип Яңа Сәеттә гомер итүче яшь әни Альбина Кашапова. Аның фикерен күп кенә райондашларыбыз да хуплый. Шунысы кызганыч, кайберәүләр, әлеге продуктларга мохтаҗ булып та, аларны ала алмый. Чөнки социаль яклау бүлегенә тапшырасы кәгазь-белешмәләр арасында әти-әнинең дә эш урыныннан белешмә кирәк. Күп очракта әти кеше "шабашкада" була яисә бөтенләй эшсез. Ә эшсезләрне дәүләт акчалылар рәтенә кертә. Шулай итеп, акчага болай да мохтаҗ гаилә баласына сөт ризыклары да ала алмый булып чыга. Кайбер оешмаларда чын хезмәт хакы күрсәтелеп тә бетми, яшәү минимумыннан азрак хезмәт хакы турындагы белешмәне алалар да, илтеп тапшыралар. "Җайлы андыйларга, - диде бер ханым, - чиратта торганда Г. исемле бер хатын "мин аның эремчегеннән сметанник пешерәм. Кефирын башы "авыртканда" әтисе эчә дип торды". Йә, кирәкме инде бу гаиләгә синең сөтең, кефирың? Бервакыт интернет челтәрендә "детское питание" не сатам, кемгә кирәк дигән мәгълүмат та урнаштырылган иде. Кирәк булмагач, нигә алалар аны?! Интернет челтәрендә "шунда эшләүчеләр ала коробкасы белән" дигән сүзләргә дә Резеда Мөҗипова аңлатма кертте: "Балалар өчен бирелүче әлеге сөт ризыкларының һәммәсе исәптә. Хастаханә хезмәткәрләре исемлектәге оныкларына, танышларына, күршеләренә алса гына. Үзләренең өйләренә алып китәләр, ничек тамакларыннан үтә дигән сүзләр, бу очракта, дөреслеккә туры килми".

Республика программасы белән бирелүче әлеге питание биш көн саен кайта. Ерак авылларда яшәүчеләрнең хәленә кереп, питаниене бер айныкын тулысынча да биреп җибәрәләр. Сөт һәм смесьнең (күкрәк сөте имүче балаларга бирелә) яраклылык вакытлары бер ай булса, кефирныкы - 5, эремчекнеке - 14 көн. Табиблар, үз чиратында, балага свежий ризык кына ашатырга кирәк, дип кисәтә. Сөт ризыкларын бигрәк тә. Шул ук вакытта балалар өчен кайткан сөт ризыкларының куллану срогы чыккан вакытлар да була. Я булмаса, алып кайтып бер-ике көн торуга ук чыга. Монысы да халык сүзләре. Утсыз төтен булмый, дигән кебек, юкка гына әйтелмидер бу сүзләр дә.

Шунысы да бар: балалар ризыгы айныкы айга алынып барырга тиеш. Мисал өчен, гыйнварда алынмый калган сөтләр февральдә инде бирелми. 30 гыйнварда февраль ае өчен питание кайтачак, дип хәбәр иттеләр. Февраль аеның 4, 9, 14, 19, 24 е көннәрендә питание кайтасы мәгълүм. Такси яллап авыллардан район үзәгенә балалар кухнясына килүчеләр, үз участокларының шәфкать туташлары белән элемтәгә кереп тә, питание бармы-юкмы икәнен шалтыратып та сорый ала. Балалар консультациясенең телефон номеры: 2-41-52.

"Дөнья балалар сөтенә терәлеп калганмы?", дияр кайберәүләр. Шулай да,бу продуктларны һәркемнең аласы килә. Ләкин, кемнеңдер - мөмкинлеге, кемнеңдер хезмәт хакы турында белешмәсе юк. Югыйсә, балаларның сәламәтлеге чамалы дип зарланганда, сабый чактан сөякне формалаштыручы, тешләрне витаминнар белән баетучы эремчек, кефирны һәр балага бирсәләр, хәлләр алай ук начар да булмас та иде, бәлкем. Ник дигәндә, кесә ягы такыр булганнар, бик теләсә дә, баласына әлеге ризыкларны кыйммәт хакка кибетләрдән алып ашата алмый. Киләчәктә аналарның моң-зары, бу өлкәдә эшләүче җитәкчеләргә дә ишетелеп, уңай хәл ителер, дигән өметтә калыйк.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев