Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күңелләрне аклыйсы иде

Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе төзелгәнгә шактый еллар үтте. Күптән түгел генә оешманың яңа составы сайланып, аның җитәкчесе итеп Эльвира Гәрәева билгеләнде. Район буенча бүлекчәнең 6 кусты оешып, алар составына өчәр авыл җирлеге кертелде. Куст җитәкчеләре итеп үз эшләренә җаваплы караучы, районның иҗтимагый тормышында актив катнашучы инициативалы хатын-кызлар сайланды. Узган атнада “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе беренче чара да үткәрде.

“Мизгел” яшьләр үзәгенә ул көнне районның һәр төбәгеннән гүзәл затлар җыелды. Яшь үзенчәлекләре, башкарган һөнәрләре, җәмгыятьтә тоткан урыннары буенча бер-берсеннән шактый аерылсалар да, аларны киенү үрнәкләре берләштерә иде кебек. Мөселманча киенгән ханым һәм туташлар арасында башларына чиккән калфак кигән гүзәл затлар да бик күп булып, концерт номерлары тәкъдим иткән укучы балаларга кадәр түбәтәй һәм калфактан килгән. Әллә инде чарага калфаклылар гына керәчәк дип алдан ук искәртеп куйганнар!? 
Бик күп хатын-кызларны һәм укучыларны калфак чигү серләренә өйрәтүче Роза ханым Низамова, уйларымны укыгандай, әйтеп куйды: 
– Хикмәт ак калфакта да, ак яулыкта да түгел, ә туташ һәм ханымнарның, әбиләрнең ак күңелендә. Күңелләрнең аклыгын башкаларга да йоктырасы иде!
1990 елда төзелгән “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы алдына хатын-кызларның җәмгыятьтәге ролен күтәрү, аналар һәм балаларның хокукларын яклау, телебезне саклау аша татар милләтен үстерү кебек зур максатлар куелган иде. Әби-бабалардан килгән гореф-гадәтләрне кайтару юнәлешендә дә тәгаенләнгән эшләр бар. Күп урыннарда онытылып барган йолалар торгызыла, милләтебезнең кием үзенчәлекләрен яңарту, милли ризыклар әзерләү буенча мастер-класслар үткәрелә. 
Чарада катнашучылар җәмгыятьтә хатын-кызның роле турында ачыктан-ачык сөйләштеләр. Залдагыларга сүз биргәнче, Матбугат үзәге журналистлары әзерләгән видеосюжет тәкъдим ителде. Респондентлардан күренекле халык язучысы Фоат Садриев, районның Иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов үз әниләре мисалында татар хатын-кыз үрнәген гәүдәләндерде. Мәгариф ветераны Сәйденур Садриева ислам кануннары буенча хатын-кызларга йөкләнгән бурычларны барлады. “Бүгенге хатын-кыз нинди булырга тиеш?” дигән сорау бирелгәч, залда утыручылар да, ни сәбәпледер, күбрәк үзләренең әбиләре, әниләре, тормышларында очраган игелекле хатын-кызлар турында сөйли башлады. Сүз дә юк, катлаулы шартларда да сынмаган, бөтен авырлыкны үз җилкәсендә күтәргән буынның тормышы бүгенге буынга һәрьяклап үрнәк ул. Ә хәзер заман башка. Хатын-кызларыбыз җилкәсендә ул чор апалары күтәргән авыр йөк юк. Цивилизация кул көче белән башкарылучы күптөрле эшләрдән азат итте безне. Әмма аңа карап, эш җиңеләйде дип тә булмый. Һәр чорның – үз авырлыгы, үз проблемасы. Әхлак нормаларының түбәнәюе, рухыбызның ярлылана баруы, эшсезлек, табигый үсешнең кимүе, тел һәм милләт проблемалары – саный башласаң, проблемалар җитәрлек. Сер түгел: хатын-кызлар табигате белән көчле зат саналган ир-атлар тартырга тиешле йөккә барып тотына хәзер. Замана хатын-кызы, “ирләрдән калышмыйм!” ди торгач, алардан да уздыра түгелме?! Кайберләре, эш урынында, җәмгыятьтә дәрәҗә һәм байлык артыннан куып, төп вазыйфаларын оныта башлады кебек. Ә бит хатын-кыз иң элек ана һәм гаилә учагын саклаучы булырга тиеш. Чарада сүз әлеге проблемаларга да барып тоташты.
Хатын-кызлар җыелган җирдә матурлык турында сөйләшми калынамы соң?! Башкаладан ук килгән кунак – “Камали” косметика фирмасы җитәкчесе Камилә Юнысова бит һәм тән тиресен тәрбияләү буенча файдалы киңәшләрен бирде, Эльвира Гәрәева яулык бәйләү буенча мастер-класс күрсәтте. Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре хатын-кызларны милли бизәкләр чигәргә өйрәтте. (Музейда һәр атнаның чәршәмбесендә “Сөлге чигәм” түгәрәге эшләячәк икән. Теләүчеләр анда йөреп, осталыгын чарлый ала). Психологик тренингтан соң җанланып киткән аралашу чәй табыны артында дәвам итте.
Әлфинур Ногманова.
Динар Нуретдинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев