Мөслим-информ

Күңелләре сәламәт аларның...

1 декабрьдән инвалидлар ункөнлеге старт алды. Декада барышында, төрле бәйгеләр, спорт һәм күңел ачу чаралары үткәрү каралган.

Сәламәтлекләре һәм хәрәкәт мөмкинлекләре чикләнгәннәргә ярдәм итү максатында, илебез, республикабыз җитәкчелеге тарафыннан, төрле программалар кабул ителә, уңайлыклар тудырыла. Инвалидлар арасында, балаларның күп булуы борчый. Сәбәпләре күп төрле, әлбәттә. Районыбызда 133 инвалид бала исәпләнә, тумыштан инвалид булган 153 кеше исәптә тора. Бу язмамда язмыш тарафыннан кыерсытылган бу балаларның ни дәрәҗәдә тырыш, кызыксынучан булуларын күрсәтүне максат итеп куйдым.

Озак еллар дәвамында,Тойгелде коррекция мәктәбе исемен йөрткән интернат мәктәп яңа уку елында Түбән табын авылына күчте. Биредә өкүмәтебез ярдәме белән күләмле төзекләндерү эшләре башкарылды, элекке мәктәп бинасы тулысынча яңартылды. "Уңайлы мохит" программасы нигезендә пандуслар ясалды. Төзекләндерү эшләрен "Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы" җәмгыяте төзүчеләре башкарып чыкты. "Иң яхшысы - балаларга" дигән әйтемнең ачык мисалын биредә күрергә мөмкин. Чөнки бинаның тышы гына түгел, эчке бизәлеше дә балаларга якты, уңайлы булсын өчен эшләнгән.

Түбән Табын сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән интернат мәктәптә 77 бала тәрбияләнә. Унике бала өйдә укытылса, 65 е мәктәптә белем ала. Дистәдән артык техник хезмәткәр биредә тәрбияләнүчеләргә уңай шартлар тудыру өчен тырышалар. Балалар көн дәвамында биш тапкыр ашыйлар. Менюда яшелчә, җиләк-җимеш, төрлек соклар белән бергә, организм өчен кирәкле һәм файдалы булган ризыклар каралган.

Балалар иртәнге 8.00 сәгатьтән 14.00 кә кадәр дәресләрдә булалар. Ә төштән соң, 20.00 сәгатькә кадәр төрле тәрбияви һәм күңел ачу чараларында катнашалар, кызыклы түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр. Көндәлек режимда саф һавада булу да, авылда яшәүче өлкәннәргә шефлыкка бару да каралган. Өй эшләрен әзерләү, хезмәт күнекмәләренә өйрәнү өчен балаларга аерым вакыт бүленгән.

Биредәге балалар церебраль паралич, эпилепсия, хроник һәм башка төрле авырулар белән исәптә тора. Шуңа да карамастан, аларның бик тә тырыш, бер-берсенә ярдәмчел, игътибарлы булулары сокландыра. Балалар мәктәпкә килеп кергән һәр кеше белән олылап исәнләшә беләләр. Укытучыларын күрү белән йөгереп килеп каршы алалар. Сөйләгәнне игътибар белән тыңлыйлар. Әмма бер үк вакытта бик күп сәламәт балаларыбыз бүген исәнләшә белми, ярдәмчеллек, ихтирамлы караш дигән төшенчәләр дә аларның күбесенә ят.

Сәламәтлекләре чикләнгән балаларның хокуклары, башка балаларныкы кебек үк, бертигез. Алар да яклауга, дәүләтебезнең кайгыртуына, белем алырга хокуклы. "Дәресләр, укытучыларыбыз тарафыннан һәр баланың яшь һәм акыл үзенчәлекләрен, мөмкинлекләрен исәпкә алып, шәхси якын килеп оештырыла. Балаларның акыл сәләтен үстерү, сөйләмдәге кимчелекләрен төзәтү, танып-белү эшчәнлекләрен үстерү эше күрсәтмә-практик методик алымнар аша тормышка ашырыла" - ди интернат мәктәп директорының укыту эшләре буенча урынбасары Дамира Гыйләҗева. Чыннан да, биредәге һәр бала үзенчәлекле, һәрберсенә аерым якын килү, аерым игътибар кирәк. Шуңа күрә дә, дәресләрне кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү бик мөһим. Сәламәтлекләре чикләнгән балаларга булган таләпләр буенча укучыларның өлгереше кәнагатьләнерлек дип бәяләнә. Укучыларның берсе фәннәрне - бик яхшы билгеләренә, 26 сы яхшы билгеләренә үзләштерә.

Интернат мәктәптә хезмәт тәрбиясенә киң урын бирелә. Чөнки мөмкинлеге җиткән хезмәтне башкару балалар өчен бик кирәк. Биредәге балалар үз куллары белән нинди генә матур эшләнмәләр ясамыйлар?! Исең китәрлек. Зур түземлек, сабырлык һәм төгәллек сорый торган чигү җепләреннән, сәйләннән, тукыма кисәкләреннән бик күп картиналар иҗат итәләр. "Бу эш белән кызлар гына түгел, ә малайлар да бик теләп шөгыльләнә", - ди хезмәт укытучысы Гүзәл Хәлимова. Укучылар белән укытучылар бергә иҗат иткән, Тукай әкиятләре геройларының сыннары да мәктәп залында килгән һәр кунакны каршы алалар.

Ә столярлык остаханәсендә шөгыльләнүче егетләрнең укытучылары Айрат Хөсәенов җитәкчелегендә ясаган эшләнмәләре дә искитмәле. Уклау, урындык кебек тормыш-көнкүрештә куллану әйберләре дә, төрле сувенирлар, уенчыклар да ясый алар.

Димәк, әлеге балалар, без күрә белмәгән матурлыкны да, без аңлый белмәгән игелекле гамәлләрне дә аңлый һәм күрә беләләр. Физик мөмкинлекләре чикле булса да, күңелләре, эчке дөньялары матур аларның. Шик юк: аларның һәрберсе тормышта үз юлын, үз урынын табар, җәмгыятькә файдалы һәм кирәкле шәхесләр булып җитешер.

Фәридә Гайнетдинова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: