Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күңелләр моңга сусаган

Авылга башкала артистлары килү бүген олы вакыйгага тиң. Дәүләт фольклор ансамбле чыгышы бигрәк тә. Дүшәмбе көнне, Тойгелде мәдәният йортында Татарстан Республикасы керәшеннәренең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле концерты булачагын ишетеп, Мөслимнән дә тамашачылар килгән иде.

Узган атнада гына җәйге ялдан чыккан ансамбль. Яңа сезондагы концерт программасы белән республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында гастрольләрен башлап җибәргәннәр.

– 31 август көнне Сарман районында чыгыш ясаган идек. Бүген менә сезгә килдек. Программабыз барлык халыкларга да туры килә: керәшеннәр өчен дә, татарлар һәм руслар өчен дә төрледән-төрле җыр-биюләребез бар, – ди ансамбль солисты – Мамадыш кызы Регина Павлова.

Күренеп тора: коллектив югары сәнгать осталыгына ия булган яшь һәм энергияле профессионал артистларны туплаган. Бер урында “катып калып” җыр сузу бөтенләй юк. Җырлый-җырлый бииләр һәм киресенчә – бии-бии җырлыйлар. Концерт номерлары бер-берсенә бәйләнеп, күп тавышлы җырлар, сюжетлы дәртле биюләр белән аралашып барды. Техник сәбәп аркасында музыка туктап калганнан соң да югалып калмады артистлар, биюләрен дәвам иттеләр. Ә тамашачы аларга ритмлы алкышлар белән дәрт өстәде. Гомумән, зал һәр чыгышны көчле кул чабулар белән каршы алды. Шул рәвешле тамашачы белән артистлар арасында җылы элемтә барлыкка килде. Борынгы милли уен кораллары белән ике-өч тавышка башкарылган борынгы этник көйләр, халык җырлары үзләренең кабатланмас аһәңнәре белән һәркемнең күңелен яулады.

– Җырчылар искиткеч матур һәм оста чыгышлары белән күңел кылларын кузгатты. Керәшеннәрнең һәм татарларның матур кием үрнәкләре дә сокланырлык, – ди Индира Нәсыйфуллина.

 

“Бәрмәнчек”кә Татарстан Республикасы дәүләт фольклор ансамбле статусы 2008 елда бирелде. Ансабль – Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты, күптөрле фольклор фестивальләре җиңүчесе. “Бәрмәнчек” моңа кадәр сәхнәдән ишетелмәгән борынгы җырларны халыкка ишеттерә, үзенчәлекле башкару стиль-алымнарын кулланып, үзенең иҗади йөзен булдыра.

– Моннан ун ел элек Татарстан дәүләт фольклор музыкасы коллективы килгәнен исәпләмәгәндә, Тойгелдедә мондый дәрәҗәле дәүләт ансамбленең чыгыш ясаганы юк иде. Фольклор номерларга нигезләнгән бай эчтәлекле программа күрсәттеләр, уңышлар телибез, – диде Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гыйлфанов.

Әлфинур Ногманова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: без - мөслимлеләр! мөслим информ “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле Тойгелде мәдәният йортында