Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күңелле күршеләр сәхнә тотты

Октябрь аенда районда зоналарда “Шаяннар һәм тапкырлар клубы-2019” ярышлары гөрләде. Бәйгенең Иске Карамалы, Олы Чакмак, Тугаш һәм Елгабаш авылларында узган беренче турында 17 авыл җирлеге командасы тапкырлыкта көч сынашты. Бу сезон уеннары “Күңелле күршеләр” дип исемләнде. Яшьләр заманча юмор тәкъдим итү белән бергә ТАССРның бер гасырлык юбилее турында да онытмады.

Үз җирлекләренә кагылышлы шаян күренешләр, сәхнәне тоемлау, юмор хисе, җанатарлар тудырган җылы атмосфера, егеткызларның үзләрен иркен һәм кыю тотуы, сәхнәдә тудырган кызыклы күренешләре беркемне дә битараф калдырмады. Командаларның уены мәдәният учакларын җанландырып җибәрде. Зоналарда узган уеннарда яхшы нәтиҗәләргә ирешкән командалар юмор көрәшенең икенче турына – финал ярышына чакыру алды. Район мәдәният йортында узган финал уеннарында “Шундыйлар” (Исәнсеф), “Нәмәкәй борчаклары” (Әмәкәй), “Дөбер-шатыр” (Түбән Табын), “МУР” (Михайловка) һәм “Кырмыскалар” (Метрәй) командалары очрашты. Бу уен төрен яратучыларга күптән таныш командалар белән беррәттән Әмәкәй һәм Михайловка авыл җирлеге егет-кызлары Мөслим сәхнәсендә тәүге адымнарын ясады. “Әй, дус та яшиләр икән тугашлылар! Команданың исеме җисеменә туры килә!” Тамашачы, “Дөбершатыр” командасы уенын карагач, шулай дип тел шартлатты. Яшьләр бик матур, кызыклы чыгыш әзерләгән иде. Алар үз җирлекләрендәге проблемаларны да, күршеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне дә юмор аша күрсәтә алды. “Шундыйлар” командасы шаяннары бер стильдә заманча киенүләре белән тамашачыны әсир иткәндер, мөгаен. Детальләренә кадәр уйланылган номерларга карап, шикләнмичә, “Әлеге команданың үз йөзе бар”, – дияргә була. Исәнсефлеләр профессиональ дәрәҗәдәге чыгышлары белән тамашачыларга энергия һәм көч бүләк итте. Чират ШТМ “ветераннары” – “Кырмыскалар” командасына җитте. Метрәйлеләр, елдагыча, зур команда булып (җанатарлары да күп иде), үзләренә генә хас кызыклар һәм мәзәкләрне филгә төяп килгәннәр. Фил, чыннан да, бар иде, ишектән генә сыймады. Җирлекнең бүгенгесе турында Рүзәл Минһаҗев тудырган мәзәкләрне тамашачы җылы кабул итте. Һәр команданың үзенә генә хас булган “изюминкасы”, үз юмор стиле, үз йөзе булуы ачык күренде. Бәйге нәтиҗәләре түбәндәгечә булды: беренче урында – “Кырмыскалар”, икенчедә – “Дөбер-шатыр”, өченчедә – “Шундыйлар” командасы. Мөслимдә КВН үсештә булуына тагын бер ишарә: “Мизгел” яшьләр үзәге каршында тупланган “Мөслим кырмыскалары” командасы, күптән түгел генә Татар лигасы уеннарының ярымфиналында катнашып, бәйгенең финалына үтте. Егет-кызларга, уңышлар телибез!

Эльвира ГӘРӘЕВА, район мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе.

Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев