Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күңеле унсигездә аның

Гади авыл кызы Люциянең тормышы укучыларга аң-белем бирү белән үрелеп барыр дип кемнәр уйлады икән?! Каенсаз авылында ишле гаиләдә дөньяга аваз салган кыз кечкенәдән максатчан булуы белән аерылып тора, белемгә омтылып үсә. Шулай булмаса, ничәмә-ничә чакрым араны җәяүләп узып, һич зарланмый мәктәпкә йөрер идеме?!

Башлангыч белемне туган авылында алгач, Вәрәшбаш, Тат. Шуран мәктәпләрендә, аннары Минзәлә районының Иркәнәш мәктәбендә укый кыз. 9-11 клас­сларда Мөслимгә йөреп укый. Мәктәпкә соңга калмас өчен, җәяүләп, иртәнге дүрттә авыл­дан чыгып китә.

– Без укыган чорда техни­касы да юк иде бит. Узучы ма­шинага өметләнеп көткәнче дип, 20 чакрымнан артык ара­ны җәяүләп көнгә ике мәртәбә урый идем. Укыган саен укый­сы килде. Алабуга педаго­гия институтына да үзем ба­рып кердем. Физика-математи­ка фәннәре бик җиңел бирелде миңа, шушы юнәлешне сайла­дым. Ана хакы дип яшәгән буын бит без. Әнкәйгә ярдәм итәргә дип, өченче курстан соң читтән торып уку бүлегенә күчтем. Укы­ган вакытта агитбригада белән концертлар куеп йөргән рәхәт тә, күңелле дә елларны әле дә сагы­нып искә алам, – ди Люция апа.

Яшь белгеч хезмәт юлын Яңа Усы авылында башлый. Укыту­чыларны бер мәктәптән икен­че мәктәпкә күчереп йөрткән еллар ул. Укыту системасы­на үз идеяләрен кертеп, яңа алымнар кулланып эшләүче тирән белемле укытучыны Үрәзмәт мәктәбенә уку-укыту эшләре буенча директор урын­басары итеп билгелиләр. Укыту белән бергә түгәрәкләр дә алып бара Люция. Күбәк, Тат. Шуран мәктәбе укучылары да Люция Хәбибуллинаны бер күрүдә үз итә.

– Люция Тат. Шуран мәктәбендә укытканда рай­он мәгариф идарәсе җитәкчесе идем. Яшь укытучы, кайсы мәктәптә генә эшләмәсен, уку­чыларын биергә дә өйрәтте. “Җайдаклар” биюен өйрәнгән егетләр Казанга кадәр барып җитте. Үз инициативасы белән Тат. Шуран мәктәбендә музей да ачты Люция. Җирлектәге ве­тераннар, колхозчылар белән бергәләп авыл турында гаҗәеп бай материал туплаган иде. Олыгайгач та яшьлек матур­лыгын, гадилеген югалтмаган мөгаллимә ул, – ди Моряк Йо­сыпов.

Булачак тормыш иптәше белән дә смотр-концертка әзерлек вакытында таныша Лю­ция апа.

– Әниебез гомере буе сай­лаган һөнәренә тугры булып яшәде. Мәктәп һәм бию аның өчен һәрвакыт янәшә йөрде. “Яшьлек узмый ул, еллар гына өстәлә” дияргә ярата безнең әни. Тормыштан тәм табып яшәгәнгә, һәр көнне елмаеп каршы ал­гангамы икән, күңеле белән гел яшь ул. Укыта башлаган­да киңәш бирүче дә әни булды. Хәбибуллиннар нәселендә 19 укытучы исәпләнә. Безнең өчен укытучы һөнәр булудан тыш диагноз да әле ул, – ди Мөслим гимназиясенең башлангыч класслар укытучысы Эльвира Хәбибуллина.

Люция апа, лаек лы ялга чыккач, кул эшләре белән шөгыльләнә башлый. Бәйләмнәре, чигүләре арасында милли үрнәктә ясалган калфак- түбәтәйләр дә күп.

Райондашыбыз – “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубының иң актив әгъзасы. Люция Хәбибуллинаның яшьләр көнләшерлек җиңел һәм сыгыл­малы гәүдәсенә сокланмыйча мөмкин түгел! Рус, татар, баш­корт, мари биюләре өчен үзе теккән костюмнарының исәбе юк! Тәпи киткәннән бирле бии инде, диләр аның турын­да. “Бию” сүзен ишетсә, Люция апаның бит алмаларына кадәр елмаю куна.

– Мөслим мәктәбендә укы­ганда Флүрә исемле укыту­чы апа миңа: “Бер аягыңны эт ашый бит инде, Люция!” – дигән иде. Әле дә истә шул сүзләр. Тигез басмаганмындыр, рит­мга туры китермәгәнмендер, күрәсең. Шул сүзләрдән соң башка кешенең бию теләге сүнәр иде. Ә мин, үҗәтләнеп, бию күнекмәләрен өйрәнә баш­ладым. Укытучым да, остазым да телевизор булды. Шул “тар­тмадан” карап биергә өйрәндем, – ди Люция апа.

“Сүнмәс дәрт” клубына йөри башлавына да егерме ел булган икән. Ә күңеле һаман – унсигездә! Дәрт сүнми, күңел картаймый, диюләре хактыр. Гомерен сәнгатькә багышлавы белән дә бәхетле ул.

– Тормыш иптәшем, нәрсә эшләсәм дә, иңен куя, киңәшен бирә. Гаиләдә үзара аңлашып яшәү – сәнгать кешесенә иң кирәкле нәрсә ул! – ди Люция апа.

Тормыш иптәше Фарса белән Олы Чакмак авылында гомер кичерә матур апа. Аны яшьләр шулай дип йөртә. Күңеле дә, узган гомер юлы да, күзне иркәләрлек кул эшләре дә ма­тур шул аның!

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X