Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күңеле дә матур

Күпләр игътибар итәдер: медицина хезмәткәрләреннән ниндидер җылылык, сафлык бөркелә. Район поликлиникасының беренче участок табибы шәфкать туташы булып эшләүче Гүзәл Шаһиева да шундый мәрхәмәтлеләрнең берсе.

Кыз, Олы Чакмак мәктәбендә 8 классны тәмамлау белән, Минзәлә медицина көллиятенә юл тота. Бертуган апасы шушы шәһәрдә яшәгәнгә генә түгел, аны бу шәһәргә кечкенәдән күңелендә йөрткән хыялы дәшә. Керү имтиханнарын уңышлы тапшырып, Гүзәл көллиятнең фельдшерлар әзерләүче бүлегендә һөнәр үзләштерә. Практиканы район үзәк хастаханәсендә уза ул. 
Минзәлә училищесын тәмамлагач, Гүзәл Иске Чакмак фельдшер-акушерлык пунктына эшкә кайта. Бер елдан соң район үзәк хастаханәсенең неврология бүлегендә шәфкать туташы булып эшли башлый, соңгы елларда ул – участок табибы шәфкать туташы. Намуслы хезмәте өчен Гүзәл Шаһиева берничә тапкыр район башлыгының, район хастаханәсенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. 

– Тәҗрибәле остазларым Синара апа Сабирова, Альбина апа Шәмсетдинова кул астында алган күнекмәләрне эш дәверендә ныгытып килдем. Аларның аналарча кайгыртып биргән киңәшләре хезмәт юлымда озата бара. Сайлаган һөнәремне өч дистә елга якын яратып башкарам, – ди Гүзәл. 

Гүзәл һәм Салават Шаһиевлар өч балага гомер бүләк иткән. Гаиләдә халык сәламәтлеге сагында торучылар династиясенә нигез салынган. Кызлары Гөлназ да медицина көллиятен тәмамлаган. 
– Әниемнең һөнәрен дәвам итеп, мин дә тормышымны медицина белән бәйләдем. Яр Чаллы медицина көллиятендә фармацевт һөнәрен үзләштердем. Бүгенге көндә шәһәрнең даруханәләр челтәрендә хезмәт куям, – ди кызлары Гөлназ.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама