Мөслим-информ

Күңеле 18дә аның

Варвара Сарсазова – Крәш. Шу­ран авылы кызы. Сигезенче сый­ныфтан соң Ростов-на-Дону өлкәсенең Шахты шәһәренә чы­гып китә ул. Анда озак еллар төзелештә эшли. Яшь кызның ку­рыкмыйча төзелештә эшли башла­вына күпләр шакката ул чакта.

– Без – кечкенәдән эшләп үскән буын. Алты балалы гаиләдә үстем. Бик күп яшьтәшләремнеке кебек үк, минем әткәй дә сугыштан кайтмады. Дөнья көтәргә бик иртә өйрәнелде. Хәзер 14 яшьлек баланы читкә, төзелешкә чы­гарып җибәреп кара! Без хезмәт тәмен балачактан татый башлый идек,– дип искә ала Варвара апа.

Райондашыбыз өч дистә елга якын Мөслимнең “Сельхозтехника” оешма­сында, данлыклы Зәки Исламов кул астында эшли. Шуның 13 елын пайкала­учы булып хезмәт куя. Машиналарның радиаторларын чистартудан гыйбарәт әлеге һөнәрне яратып башкара Варвара апа. Оешма ул елларда зур төзелешләр дә алып бара. Варвара Игнатьевнаның кулы тигән йорт-коттеджлар саны да бихисап җирлегебездә.

Варвара Сарсазованы өлкән буын оста төзүче буларак кына түгел, кул эшләре остасы буларак та белә. “Оста келәмче” диләр аны. Күз явын алыр­дай бизәкләр чигелгән келәмнәре фатирының идән-диварларын бизи.

– Бу келәмнәрне сүтәрдәй нәрсә бар – шуларны сүтеп эшләдем. Элек бәйләм, чигү җепләре бик дефицит иде. Кул эшләренә осталык әнкәй һәм әбекәйләрдән киләдер, мөгаен. Унлы кәтүк белән челтәрләр бәйләгәнем истә. Мәктәптә укыганда ук тегү- чигүнең нечкәлекләренә төшенеп үстек. Элек авыл өйләрендә челтәрләр юк иде. Авылдашлар безнең йортның тәрәзәләренә карап (ә анда – мин чиккән челтәрләр!), соклана иде, – ди райондашыбыз.

Тормыш иптәше белән ике бала үстерә Варвара. Сабыйларына, соңрак оныкларына күңел җылысын салып бәйләгән бияләй-оекбашларының саны юк.

– Варвара апага 82 яшьне биреп бул­мый. Һаман да яшь кызларга гына хас җитезлек бар үзендә. Гомер буе тор­мышны яратып, кул эшләнмәләре белән юанып яшәде ул. Мин Варвара апа белән очраклы рәвештә таныштым. Хәер керткәндә өйдәге зәвыклы бәйләм эшләрен күреп таң калдым. Келәмнәр, урын-җир япмаларының матурлы­гын сүз белән генә аңлатып булмый. Иске гамаж-кофталарны сүтеп, шул җепләрдән бизәкләр чигү өчен күпме тырышлык кирәк! Төзелеш эшләреннән соң күңел яткан шөгыленә вакыт та­бып, кышкы озын төннәрдә тәмләп чи­геп утыра иде ул, – ди Мөслимдә яшәүче Рәвилә Андреева.

Варвара апа керәшен кызы булуы белән горурланып, бүген дә динен са­клап, керәшен халкының барлык йо­лаларын башкарып, ата-бабаларының традицияләрен саклап яши.

...Бүлмәдә тәрәзә янындагы поч­макта кечкенә өстәл тора. Ул өстәлдә рәт-рәт булып “Азат хатын” журнал­лары тезелгән. Күңеленә хуш килгән чигү үрнәкләрен Варвара апа жур­наллардан ала икән. Бүген дә матур бизәкләр эзли ул. Авыр хезмәттә чы­ныккан райондашыбызның күңеле дә шул бизәкләр кебек матур, яшь әле.

Лилия Шәймиева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: