Мөслим-информ

Күңелдә төзәлмәс яра

Без, сигез бертуган – Мәхмүзә, Сафия, Лилия, Зөлфия, Зөлфәт, Зөфәр, Гүзәлия һәм Фиразия – Метрәй авылында әниебез Мәхтүмә һәм әтиебез Галимҗан Шәрәфетдиновларның тату, үрнәк гаиләсендә дөньяга килеп, бер-беребезгә терәк булып, тәртипле, хезмәт сөючән балалар булып үстек.

Әти-әниебез ярдәме белән бу тормышта һәрберебез үз юлын табып, гаилә корып яши башладык. Булган тормышыбызга сөенеп, гомерләрнең алтын көзләренә аяк баскач кына бертуганыбыз Шәрәфетдинов Зөлфәт Галимҗан улы арабыздан мәңгелеккә китеп барды.
Туганыбыз Зөлфәт кечкенәдән үк тыйнаклыгы, оста куллы булуы белән аерылып торды. Җыр-моңны яратуы белән дә ул безгә һәрвакыт әткәй-әнкәйне хәтерләтә иде. Туганыбыз кайда гына эшләсә дә, үзенең намуслы, тырыш хезмәте белән хезмәттәшләренең генә түгел, ә авылдашларының һәм җитәкчелекнең дә ихтирамын казанды. Һәр эшен яратып, күңел биреп башкарды. Озак еллар газ кертү оешмасында хезмәт куеп, бик күп райондашларыбызга зәңгәр ягулыкка кушылырга ярдәм итте. Шулай ук ул хезмәт куйган элеккеге ПМК, ашлык кабул итү һәм район “Сельхозтехника” берләшмәсендә дә Зөлфәтебезне әле бүген дә ихтирам сүзләре белән искә алалар.
Зөлфәткә армия сафларында да өч ел хезмәт итәргә туры килде. Берничә тапкыр ул хезмәт иткән частьтән әткәй-әнкәй исеменә: “Намуслы, акыллы, тырыш ул үстергәнегез өчен рәхмәтебезне җиткерәбез” дигән эчтәлектәге Рәхмәт хатлары килде. Әле бүген дә аның армия сафларыннан кайткан көне күз алдымда тора. Без ул вакытта Мөслимнең Пушкин урамында яши идек. Кулына чемодан тотып урамнан баручы дәрәҗәле солдат егетне башта танымыйча тордым, ә инде аның энем икәнен таныгач, каршысына йөгергән идем.
Гаилә тормышын да бик матур итеп башлап җибәрде Зөлфәт. Тормышын тагын да матур һәм уңайлы итеп кору өчен бар тырышлыгын куйды. Балаларын, оныкларын бар нәрсәдән артык күреп яратты. Аларның һәрберсенең кайтуын сагынып көтеп алып, киткәндә моңсуланып озата иде. Күңеле бераз моңсуланса, ул һәрвакыт Бәширә Насыйрованың берәр җырын сузып җибәрер иде, чөнки бик тә аның җырларын яратты.
Эштән бушаган вакытында да тик торуны белмәде Зөлфәт туганыбыз. Берсеннән-берсе тәмле балык тотып кайтты, куанып, балык белән гаиләсен сыйлады. Җәй җитсә, иң эре җиләкләрне дә ул җыйды. Гөмбәне дә аның кебек оста җыючы булды микән?!
Туганнарга ярдәм итүне дә үзенең иң беренче олы бурычы итеп куя иде Зөлфәтебез. Ул һәрберебезнең хәлен белешергә дә, ярдәм итәргә дә вакыт таба белде. Соңгы көннәренә кадәр Салауз-Мухан авылында яшәүче туганнарыбызга мунча төзүдә ярдәм итеп йөрүен дә соңыннан гына белдек.
Ни кызганыч, әле бүген дә күңелемдә төзәлмәс яра йөри. Соңгы бер елда миңа Түбән Кама шәһәрендә яшәргә туры килде. Шуңа күрә дә туганым белән бик сирәк кенә күрештек, аз аралаштык. Югыйсә бит бүген аралашу, хәбәрләшү өчен күпме мөмкинлекләр бар. Тормыш агымына ияреп, дөнья мәшәкатьләре белән туганнарыбыз белән аралашырга, күрешергә дә вакыт тапмыйбыз шул кайчагында. Шунысы үкенечкә кала.
Туганыбыз Зөлфәтне югалткан авыр, кайгылы минутларда ярдәм кулы сузучылар, кайгыбызны уртаклашучылар күп булды. Зөлфәтебезне соңгы юлга озатырга килгән барлык авылдашларга, туганнарга, якыннарыбызга, туганыбызның дусларына һәм хезмәттәшләренә, дини йолаларны җиренә җиткереп үтәгән мәчет картларына барлык туганнар исеменнән тирән рәхмәтләребезне ирештерәбез.
Ир-атларга яшәү җиңел димә,
Кем үлчәгән салып бизмәнгә.
Бар көченә җигелеп тарта ирләр,
Тормыш йөген тарта иңнәрдә.
Тешен кысып түзә, ни күрсә дә.
Дөнья кырыс. Ир-ат була бел,
Янулардан бәгырь төпкеленә
Утырса да утлы кайнар көл.
Бу язма Зөлфәтебез рухына бертуганнары исеменнән дога булып барып ирешсен иде.
Мәрхүмнең апасы
Лилия САФИНА.
Фото – Л. Сафинаның гаилә архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: