Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күңел яткан һөнәр булгач

Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасында эретеп ябыштыручы булып эшләүче Данияр Гай-фуллин кечкенәдән әлеге һөнәр ияләренә кызыгып үскән. Армиядән кайткач, хезмәт юлын шушы һөнәр белән бәйли.

– Бергә уйнап үскән иптәш егетләрнең кайсы – шофер, кайсы – механик яисә сле­сарь булырга хыялланганда, мин серле ут яктысында эш­лисе килү теләге белән яна идем. Иң беренче мәртәбә велосипедымның рамын ясап карадым. Ул вакытта 13 яшь тә юк иде әле миңа. Бик әйбәт килеп чыкты ул. Әйтерсең, мин гомер буе шушы эш белән шөгыльләнгәнмен. Шул ва­кытта ук: “Бу – минем һөнәр” дидем, – ди Данияр абый.

Р а й о н дашыбыз – Мәлләтамак авылы егете. 13 яшендә аларның гаиләсе Иске Чакмак авылына күченеп килә. Авылның эшчән, тырыш кешеләргә бай булуын бик тиз төшенә егет. Үзе кызыккан һөнәр иясен дә таба ул биредә. Авылның оста эретеп ябыш­тыручысы Мөҗәһит абый үсмерне эш тәртибенә, хезмәт серләренә төшендерә. Егет бе­ренче хезмәт чыныгуын “Му­хан” совхозында ала. Трактор­чы егетнең эретеп ябыштыру эшенә һәвәслеген күреп, аны сварщик итеп тә билгелиләр. Бер үк вакытта МТЗ-80 тракто­рын да иярли, сөтчелек ком­плексында оператор вазый­фасын да башкара. Кыскасы, һәр эшкә кулы ятып торучы егет тиз арада “универсал” исемен яулый. Сварщиклык­ка исә Мөслимдәге һөнәр учи­лищесында укый.

Күк йөзе кебек зәп-зәңгәр күзле сөйкемле егет бик күп кызларны гыйшык утында ян­дыра. Ләкин Данияр тормыш юлдашы итеп гади һәм оялчан кыз – Наиләне сайлый. Бүген алар тормыш иптәше белән дүрт бала үстерәләр, инде өч оныклары бар.

Эретеп ябыштыручы һөнәре төгәллек һәм зур игъ­тибар сорый. Үлчәү-кисүдә ялгышырга һич кенә дә яра­мый. Ялгаган, ябыштырган “җөйләр”нең герметик һәм шул ук вакытта шома булуы мөһим.

– Данияр кебекләр булган­да, эшнең сыйфаты өчен бор­чылырга кирәкми дә. Оешма­дагы техниканың детальләрен төзек тоту, ватылган-сынган элементларын “ямау” тулы­сынча аның өстендә. Кирәк булса, төзелешкә дә чыгып китә, теләсә нинди техника­ны иярли. Оешмага килгән яшьләр Данияр абыйлары белән киңәшләшергә, аннан тәҗрибә алырга ярата, – ди хезмәттәшләре.

Дүртенче разрядлы эретеп ябыштыру остасы Данияр Гай­фуллинны хезмәттәшләре дә, дус-ишләре дә әнә шулай мак­тап кына телгә ала. “Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешма­сы” җәмгыятендә унөченче елын эшләүче райондашыбыз яраткан хезмәтенә бөтен бар­лыгын бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев