Мөслим-информ

Күңел якынлыгы булганда...

Мәлләтамакта гомер итүче Минтаһир Сабиров турында ат җене кагылган, дисәк тә, ялгыш булмас. – Электән үк атлар турындагы киноларны карап, алар турында язылган китапларны укып үстек. Яшәешебездә барган үзгәрешләр, техник прогресс ат белән кеше арасындагы мөнәсәбәтне күпмедер суытты. Тик шулай да, җирлегебездә соңгы елларда әлеге акыллы хайванга карашның уңай якка үзгәрүен күреп сөенәм, – ди Таһир абый. 

Беренче тапкыр атка 5 яшендә утыра ул. Әбисе Хәдичә утырта аны. Үзе дә атлар яраткан, басудагы игенчеләргә ат белән ашарга илткән әбисе шул вакытта оныгы Минтаһирның ат чабышларында катнашасын, атлы булу хыялы аны гомере буе озатып барасын белдеме икән?! 
– Армия хезмәтенннән соң, комсомол юлламасы белән Яр Чаллы шәһәре төзелешенә җибәрделәр. 28 ел таш калада яшәсәм дә, күңелемдә гел атлар булды, гомер буе юртакларга кызыгып яшәдем 65 яшьтә хыялым чынга ашты. Ходай кушып, атлы булдым, – ди героем.
2013    елның апрель аенда Мәскәү шәһәре ипподромыннан алып кайткан туры айгыр Черноморга бүген – 7 яшь. Шушы яшендә инде Черномор бик күп бәйгеләрнең җиңүчесе булырга, хуҗасына дан һәм шөһрәт китерергә өлгерде. Казан, Чувашстан республикасында узган ат ярышларының берсен дә бүләксез калмыйлар. 2015 елгы Яр Чаллы шәһәре сабантуенда чемпион калган Черномор 10 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. Атказанган зоотехник В. Бушков истәлегенә, атчылык белән шөгыльләнүчеләр арасында, “Осенний” призына уздырылган бәйгеләрдә Черномор беренчелекне бирмәде. Шушы көннәрдә генә башкалабызда узган ярышлардан тагын беренчелекне алып кайтты ул. 
Черномор Россиядә генә түгел, Европада иң зурлардан саналган “Казан” халыкара ат спорты комплексында тәрбияләнә. Килешү нигезендә биредә чабышкылар һәм сөт атлары белән бергә гарәп, инглиз, француз, америка юртаклары да тотыла. 
– Ничәмә-ничә гасырлар дәвамында ат кешегә хуҗалык тормышын алып баруда төп таяныч, ярдәмче генә түгел, ә тугры дус булып саналган. “Атта кеше акыллары бар”, диюләре юкка түгелдер. Атны чыбыркы белән генә куып алып китеп булмый. Мин сөйләгәнне дә Черномор игътибар белән, башын кырын салып тыңлап тора. Мине аңламаса, күзләре белән туп-туры күземә багып карап тормас иде, – ди Минтаһир абый. 
Өченче дәрәҗәдәге ат йөртүче булган райондашыбызның аты турында яратып сөйләвен тыңласаң, аның өчен җир шарында әлеге малкайдан да кадерлерәк берни юктыр шикелле.
– Ат алгансың икән, аның турында беркайчан да истән чыгармаска кирәк. Ни дисәң дә, алар бит безгә бәйле. Менә мин, тамагым ачса, өйгә кереп ашый алам, ә ул юк. Атны вакытында ашату, дөрес итеп тәрбияләү, яратып тәрбияләүдән күп нәрсә тора, – ди Таһир абый.
Малай чакта колхоз атларын читтән генә караштырып йөрүен дә, 1 нче классны тәмамлагач, печән өстендә өмәгә берүзе ат җигеп төшүен дә, тырыш хезмәте өчен “панамка” тутырып, прәннек бирүләрен дә онытмый ул. 5-6 нчы классларда укыганда Нарат Асты урманыннан ат белән барып, яфрак азык әзерләү, 7 нче класстан соң, ат белән бозаулар, ике ел рәттән тай көтү аның күңеленә иң рәхәт мизгелләр булып кереп калган. Бер елны яз иртә килә. Тайлар көтәргә Минтаһирдан да остарак кеше таба алмагач, колхоз рәисе, малайны мәктәп директорыннан сорап алып, көтүгә билгели. Өлкән яшьтәге колхозчылар белән бергә эшләгән 14 яшьлек малай шул елны беренче мәртәбә сабантуйда ат чабышында катнаша. Узыштан соң Кәтүк муенына салынган керәчтәй ак ситсы, ат сбруясы, кызыл эчле камыт егеткә алдагы җиңүләргә тагын бер омтылыш бирә.
– Ничә еллар узгач, ат белән ныклап шөгыльләнә алуыма Ходай ярдәме, аның ихтыяры белән ирештем дип уйлыйм. Ат белән әвәрә килү миңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы, җанга бер рәхәтлек иңдерә, – ди М. Сабиров. – Черномор минем сәламәтлекне тезгендә тотучы да. Саф һавада йөреп, үземә көч алам. Даруханәгә дигән акчаны мин атыма, аны тәрбияләүгә тотам. Атларга булган мәхәббәт оныгым Камилгә дә күчте. Гел янымда кайнаша. “Бабай, болай итик әле, тегеләй итик”, – дип, белмәгәннәрен сораша, атлар белән чын мәгънәсендә кызыксына. Ат белән шөгыльләнергә мөмкинлек биргәне өчен тормыш иптәше Эльза апага рәхмәтле Минтаһир абый. Үзенең кадерлеләре турында яратып сөйли героем. Черноморга булган яратуы аңа канатлар куйган диярсең!
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: