Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күңел яткан һөнәр булгач

Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасында эретеп ябыштыручы булып эшләүче Данияр Гайфуллин кечкенәдән әлеге һөнәр ияләренә кызыгып үскән. Армиядән кайткач, хезмәт юлын шушы һөнәр белән бәйли.

– Бергә уйнап үскән иптәш егетләрнең кайсы – шофер, кайсы – механик яисә слесарь булырга хыялланганда, мин серле ут яктысында эшлисе килү теләге белән яна идем. Иң беренче мәртәбә велосипедымның рамын ясап карадым. Ул вакытта 13 яшь тә юк иде әле миңа. Бик әйбәт килеп чыкты ул. Әйтерсең, мин гомер буе шушы эш белән шөгыльләнгәнмен. Шул вакытта ук: “Бу – минем һөнәр” дидем, – ди Данияр абый.

Р а й о н дашыбыз – Мәлләтамак авылы егете. 13 яшендә аларның гаиләсе Иске Чакмак авылына күченеп килә. Авылның эшчән, тырыш кешеләргә бай булуын бик тиз төшенә егет. Үзе кызыккан һөнәр иясен дә таба ул биредә. Авылның оста эретеп ябыштыручысы Мөҗәһит абый үсмерне эш тәртибенә, хезмәт серләренә төшендерә. Егет беренче хезмәт чыныгуын “Мухан” совхозында ала. Тракторчы егетнең эретеп ябыштыру эшенә һәвәслеген күреп, аны сварщик итеп тә билгелиләр. Бер үк вакытта МТЗ-80 тракторын да иярли, сөтчелек комплексында оператор вазыйфасын да башкара. Кыскасы, һәр эшкә кулы ятып торучы егет тиз арада “универсал” исемен яулый. Сварщиклыкка исә Мөслимдәге һөнәр училищесында укый.

Күк йөзе кебек зәп-зәңгәр күзле сөйкемле егет бик күп кызларны гыйшык утында яндыра. Ләкин Данияр тормыш юлдашы итеп гади һәм оялчан кыз – Наиләне сайлый. Бүген алар тормыш иптәше белән дүрт бала үстерәләр, инде өч оныклары бар.

Эретеп ябыштыручы һөнәре төгәллек һәм зур игътибар сорый. Үлчәү-кисүдә ялгышырга һич кенә дә ярамый. Ялгаган, ябыштырган “җөйләр”нең герметик һәм шул ук вакытта шома булуы мөһим.

– Данияр кебекләр булганда, эшнең сыйфаты өчен борчылырга кирәкми дә. Оешмадагы техниканың детальләрен төзек тоту, ватылган-сынган элементларын “ямау” тулысынча аның өстендә. Кирәк булса, төзелешкә дә чыгып китә, теләсә нинди техниканы иярли. Оешмага килгән яшьләр Данияр абыйлары белән киңәшләшергә, аннан тәҗрибә алырга ярата, – ди хезмәттәшләре.

Дүртенче разрядлы эретеп ябыштыру остасы Данияр Гайфуллинны хезмәттәшләре дә, дус-ишләре дә әнә шулай мактап кына телгә ала. “Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы” җәмгыятендә унөченче елын эшләүче райондашыбыз яраткан хезмәтенә бөтен барлыгын бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X