Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күңел кушкан һөнәр җылы бирә

8 июньдә cоциаль яклау хезмәткәрләре егерменче тапкыр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Район картлар һәм инвалидлар йортында 25 хатынкыз һәм 22 ир-ат яши. Тәрбияләнүчеләрнең 45е – сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган әби-бабайлар. Интернат ачылганнан бирле яшәүче Энҗе апа Ханнанова – иң өлкәне. Аңа быел 95 яшь тулган.
 – Кеше  өчен  ялгызлыктан, бигрәк тә ялгыз картлыктан да куркынычрак нәрсә юктыр. Гомере буе эшкә бирелеп, үзен башкалар турында кайгыртуга багышлаган, шәхси тормыш турында онытканлыгын олыгайгач кына аңлаган һәм әлеге проблемалары белән ялгыз калганнар әз түгел. Алар өчен социаль хезмәткәр – дөнья белән бәйләүче ышанычлы таяныч.  Ни  кызганыч,  ярдәмгә мохтаҗ кешеләр саны кимеми. Безнең интернат андыйларны үз канаты астына ала да инде, – ди оешма җитәкчесе Гөлнар Хантимерова.
1992нче елның 1 августыннан эшли башлаган учреждениене  төрле  елларда  Равил Мөхәммәтов, Рәүфәт Хамматуллин җитәкли. Интернатның бүгенге җитәкчесе Гөлнар  Хантимерова бу системада унсигез ел хезмәт куя. Өлкәннәргә һәм инвалидларга, өлешчә яки тулысынча  үз-үзләренә  хезмәт eФото – картлар һәм инвалидлар йорты архивыннан күрсәтү сәләтен югалткан һәм даими рәвештә кеше каравына һәм күзәтүенә мохтаҗ булган өлкән яшьтәге кешеләргә биредә бөтен шартлар  да  тудырылган.  Җылы, якты,  чиста  бүлмәләрдә икешәр кеше  яши.  Ял  итү,  күңел  ачу,  ни белән дә булса шөгыльләнү өчен аерым бүлмәләр бар. Атна саен мунчасын керәләр.

– Бездә тулы канлы тормыш белән  яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Китап уку, дәвалану, физик культура белән шөгыльләнү өчен заллар, зәвык белән бизәлгән ял бүлмәләре, мунча, санитар таләпләргә туры китереп җиһазландырылган  ашханә, шәфкать  туташы  кабинеты  –  бар да җитеш. Ләкин бер җиһаз да мәрхәмәтле хезмәткәрләрдән башка хезмәт күрсәтә алмый. Үз эшенә  чын  күңелдән  бирелгән хезмәткәрләребез пандемия чорында икешәр атна өйләренә кайтмыйча эшләде. Үз-үзеңне изоляцияләү чорында әби бабайларыбызны күзәтү һәм контроль  көчәйтелгән режимда алып барыла: тән температураларын һәм артериаль кан басымын даими тикшереп торабыз, табиб билгеләнеше буенча дарулар кабул итү,  медицина-тернәкләндерү чаралары үткәрү  дә системалы төстә алып барыла, – ди Гөлнар Хантимерова. 
Тормышта  төрлесен күргәннәр,  авырлыкларны ялгыз гына җиңә алмаганнар, таяныр кешеләре булмаганнар шушы йортка килергә мәҗбүр. Җылы сүзгә, назга сусаган ялгызларның кайгыхәсрәттән мөлдерәмә тулган күзләре ышаныч белән ак халатлы “фәрештәләргә” текәлә. Социаль хезмәткәрләр ел әйләнәсе  хезмәттә.  Алар  өчен бәйрәмнәр дә, ял көннәре дә юк. Чөнки хезмәтләре шундый. Һөнәрләренең исеменнән үк күренгәнчә, алар гел ярдәм итүдә. Күпкырлы, четерекле, зур сабырлык һәм түземлек таләп  итүче  әлеге  хезмәт ияләре –    өлкәннәргә, караучысыз калган әби-бабайларга  ныклы терәк. Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында бүген 28 кеше эшли. Сәвия Абдуллина, Тәнзилә Габдрахманова, Гөлнара Ганиева, Рәсимә Әхмәтова, Гөлнур Кашапова, Тәслия Шәйхуллина – оешмада шактый ел хезмәт куючы социаль хезмәткәрләр. 
– Картлар йортында эшләү – үзеңне башкаларга багышлау, дигән сүз. Җитәкчебезнең һәр эштә башлап  йөрүе,  оештыру сәләтенә ия булуы, өлкәннәрне үз туганнарыдай яратып, ялны белми эшләве безгә һәрвакыт үрнәк булды. Коллективның татулыгы,  бердәмлеге, уңышларга ирешүе иң беренче чиратта  җитәкчедән тора. Безнең һөнәр шәфкатьлелек, миһербанлылык,  хезмәт сөю, кешеләрне ярату сыйфатларын бергә туплый, – ди интернат кызлары. 
Өлкәннәр белән эшләү алымнары әледән-әле яңалыклар, үзгәрешләр кичерә.  Район  картлар һәм инвалидлар йорты “Демография” милли проектының “Өлкән  буын”  проектына  да кушылган. Коронавирус инфекциясе таралу куркынычын  кисәтү  максатында  оешма бүген үзизоляция режимында эшли. Хезмәткәрләр тәүлек әйләнәсендә өлкәннәр белән бер түбә астында яши. 
Бер-беребезгә изге гамәлләр кылу, игелек төшенчәсе һәркемнең  күңелендә  яшәсен иде. Картлар һәм инвалидлар йортында эш урыны булсынга һәм хезмәт хакы алу өчен генә эшләп булмыйдыр ул. Монда күңел кушуы буенча хезмәт куярга кирәк. 

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев