Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күңел дөньясы матур

Әйләнә-тирәбездә күңел җылысы, изге гамәлләре белән якыннарын сөендереп яшәүчеләр аз түгел. Тугаш кызы Эльза Хисамиева – шундыйларның берсе. Күзләре бик начар күрсә дә, күңел күзе ачык аның. Актив тормыш алып баруы белән дә күпләргә үрнәк ул.

– Җитлекмичә, җиде айдан туды кызыбыз. Көтеп алынган беренче сабыебызның исән-сау тууына сөенеп бетә алмадым. Ләкин Ходай Тәгалә безгә шактый сынаулар әзерләгән булып чыкты. Авырлыгы ике килога да җитмәгән кызыбызны Әлмәт хастаханәсенә салдылар, кварц астында да шактый ятарга туры килде аңа. Шул кварц күзләренең нурын алган баламның. Ләкин без моны соңыннан гына белдек шул, – дип искә ала әнисе Вәсилә апа. 
Кызының күзләре начар күрүен әнисе балага бер яшь тулгач кына абайлап ала. Уенчыкка гел җайсыз үрелә бала, күз карашын да әнисенә түгел, бөтенләй икенче якка төби. Әнисе озак уйлап тормый – баланы Мөслимгә алып китә. Күз табибы Нәкыйбә Гайнетдинова бер карауда баланың күзләрендә тайпылышлар булуын аңлап ала. Шәһәр хастаханәсендә кварц астында ятканда баланың күзләренә саклау марлясы капламау аркасында нәни кыз якты дөньяны үз төсләрендә һәм бөтен тулылыгы белән күрүдән мәхрүм була. Кичектерергә ярамый, һәр минут кадерле! Юкса, сабый бөтенләй сукыр калырга мөмкин! 
– Казан табиблары безне күргәч “аһ” итте. Баланы шушы дәрәҗәгә җиткергән табибларны судка бирергә дә киңәш иттеләр. Ләкин без кеше өстеннән йөрергә өйрәнмәгән шул. Минем өчен иң мөһиме Эльзамны савыктыру иде, – ди ана. 
Эльзага бүген – 19 яшь. Шушы вакыт эчендә ул күзенә 12 операция ясаткан. (Бер үк вакытта башына да операция ясый табиблар). Ике күзендә дә – ясалма хрусталиклар. Алты ай саен Казан табибларына күренеп тора. Күз җепселләренең дөрес формада булуы бик мөһим, чөнки Эльзаның дөньяны күрүе нәкъ менә шул хрусталикларга бәйле. 
– Хрусталикларның берсе – 2007 елда, икенчесе 2009 елда куелды. Җиңел процедура булды, дип әйтмәс идем. Ләкин алар белән мин дә башкалар кебек күрә алам, тормышта булган үзгәрешләрне үз күзләрем белән күреп шатланам. Үз күзләрем дим, чөнки минем өчен алар бик кадерле... – ди Эльза. 
Эчке дөньясының гаҗәеп матур булуына сокланырлык кызның. Кул эшләренә дә, иҗатка да бик оста ул! Сәйлән белән үреп ясаган чәчәкләре, кечкенә вазалар, салфеткалар, матур рәсемнәр, өйләрен бизәгән фоамиран чәчәкләргә кем генә сокланмас икән? 
– Күзләреңә көч килә дисәк тә, Эльзаны яраткан шөгыленнән аерып булмый! “Мин бит аны карап түгел, бармакларым белән тоеп эшлим. Кул эшләре миңа күңел тынычлыгы бирә”, – ди кызыбыз. Җитешмәгән бер генә эше дә юк. Ихата тулы мал: 4 үгез, 6 сыер, 10нан артык кәҗәбез бар. Үрдәк һәм бройлерны да йөзәрләп асрыйбыз. Аларны карауда да булыша Эльза. Балалар, гомумән, эш рәтен белеп үсәләр. Алар – безнең таянычыбыз, – ди гаилә башлыгы Алмаз абый. 
Хисамиевлар гаиләсендә биш бала үсеп килә, иң кечкенәсенә – 5 яшь. Эльза аларның һәммәсен кайгыртып тора, олы апа буларак киңәшләрен дә бирә, өй эшләрен әзерләргә дә ярдәм итә. Кызның шигъри җанлы булуын күпләр белмидер әле. Өч дистәдән артык шигыре бар аның. Барысы да йокыга талгач иҗат итәргә ярата ул. “В Контакте” социаль челтәрендә Балтач кызы – композитор Римма Шакирова белән танышып, бергә алты җыр иҗат итәргә дә өлгергәннәр. Әлеге җырларны Римма үзе башкара. “Туган як” исемлесен радио дулкыннарында да ишетергә була. Эльза – балалар сәнгать мәктәбендә дә үз кеше. Вокал һәм баян бүлеген тәмамлаган кыз бүген оркестрда баянда уйный. Әниләр бәйрәме уңаеннан әзерләнгән зур концертта район мәдәният йорты сәхнәсенә дә шушы оркестр составында чыгыш ясады ул. 
– Бүген елмаеп утырган Эльза иртәгә бөтенләй урыныннан да тора алмаска мөмкин. Кан басымы бик түбән аның. Кызыбызның күзләре көннән-көн начаррак күрә, шунысы бик борчый. Медицина алга киткән заманда яшибез, инде алга таба Ходайның рәхмәте белән берәр могҗиза булырына ышанабыз. Сул күзе бөтенләй күрми башлады. “Бар нәрсә томан эчендә”, – дигәч, йөрәкнең бер чите кителеп төште кебек. Үз күзләребезне бирердәй булабыз. Бала сәламәтлеге – әти-әнинең иң зур бәхете, – ди Алмаз абый. 
– Якыннарыгызның кадерен белегез, алар янәшәсендә шундый рәхәт һәм җылы. Саулыкның иң зур байлык икәнен онытмагыз, – ди тормышны ихластан яратучы Эльза. 
... Кем өчендер бәхет – акча, кем өчендер – затлы машина. Ләкин бик сирәкләр генә бәхетнең сәламәтлектә булуын аңлый шул. 

Лилия Шәймиева. 

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев