Мөслим-информ

Күңел бизәкләре. Асыл җепләр белән

Саһира Абдуллина белән райондашларыбыз Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестиваленә әзерләнгән күргәзмә аша танышты. Күргәзмәдә “Каз-үрдәк мамыгыннан ястык- мендәрләр тутыру һәм ма­тур чигеш белән тәэмин итү” номинациясендә оста куллы райондашыбызның чигүле мендәрләре икенче урынны алды.

 

Саһира Абдуллина Түбән Табын авылында яши. Аның йортындагы һәр почмакта чигүле мендәрләр, чигүле та­стымаллар урын алган.

– Без кечкенә чак­та кыз баланы кечкенәдән үк кул эшләренә өйрәтеп үстерделәр. Беренче сыйныф­та укыганда әтием тимерчы­быктан ыргак ясап бирде, мин шул ыргак белән бәйләргә өйрәндем. Әнкәй дә, әбекәй дә тегү эшләренә бик оста иде. Әнкәйгә күлмәк тектерергә килүчеләр күп иде. Безнең заманда энә-җеп белән эшли белмәгән кыз бала булмаган­дыр, – ди Саһира апа.

Тормыш итү өчен энә-җеп белән эш итә белү кирәк шул. Саһира апа да яши-яши шуңа инанган – эш белгән кеше беркайда да югалмый.

Без килгәндә дә Саһира апа габардинга чәчәк сурәте төшерү белән мәшгуль иде. Мөслим кибетләреннән таба алмагач, кызлары чималны Түбән Камадан кайтарткан­нар.

– Яшь чакта теккән мендәр тышлары саргаеп бетте инде, ә габардиннан тегелгәннәр аклыгын саклый, – ди Саһира апа. – Элек тор­мыш юклык белән барды бит. Кирәкле материалларны табу бик авыр иде. Мөслимдәге “Универмаг”ка тукыма кайт­канны ишетү белән тегүчеләр шунда йөгерерләр иде. Фәлән метрлы товар бик тиз һәм “астан” гына сатылып бетә иде. Бүген сайлап алу мөмкинлеге зур.

Саһира апа чигү, бәйләүдән тыш, мендәр- юрган тышларын да үзе тегә. Чигү үрнәкләрен ул үзе уй­лап таба. Күбесен тәрәзә челтәрләреннән карап чигә. Кыңгырау чәчәкләр, купшы лаләләр мендәр тышларын­да урын алган.

– Әниебез өч кызына да бирнә итеп чигүле пар мендәрләр, карават итәкләре әзерләде. Каенана йортын­да киленне бирнәсенә ка­рап бәялиләр. Әниебезнең күңел җылысы, күз нуры, кул хезмәте кергән бу мендәрләрдә йоклаганда әни кочагында иркәләнгән кебек тоела. Үзем дә яшьлектә чигү белән мавыктым. Хәзер генә дөнья мәшәкатьләре белән яраткан шөгыльгә вакыт кал­мый, – ди Саһира апаның Ту­гаш авылында гомер итүче кызы Галия Гыйзетдинова.

Галия апа – фельдшер. Әтисе вафатыннан соң әнисенең йөрәк сагышын кул эшләре белән җиңүен күреп, чигү-бәйләмнең якын кеше­сен тынычландыруына игъ­тибар итә.Баштагы чорда: “Күзеңне бетермә, рәхәтләнеп ял ит!” – дип әйтергә яраткан балалар әниләренә күз явын алырлык бәйләм һәм чигү җепләре алып кайтып кына тора.

Иң элек Саһира апа кан­ва белән чигәргә өйрәнгән. Ул чакларда “украинка” дип аталган кофталарга яшь кыз­лар “крестлап” чигү төшергән. Мулине җепләре бик дефицит булган. Бүген Саһира апа шәл җебенә өстенлек бирә. Мон­дый җеп белән чигү матур төшә һәм 3-Д форматындагы төсле “тере” булып күренә.

– Балалар кечкенә чакта аларга күлмәкләрне дә, алъ­япкычларны да үзем тектем. Кибеттә кием-салым юк иде, кулы эш белгәннәр кич уты­рып ул-кызларын мәктәпкә хәстәрләде. Бу эшне отып кала алмаганнар башкалар­га ялына иде. Бүгенгедәй истә, “Универмаг”ка көрән төстә бик затлы йон тукыма кайтты. Әнкәй шуны алып, миңа бик матур күлмәк тегеп бирде. Дус кызларымның со­кланулы карашларын һаман хәтерлим, – ди Саһира апа, шул күлмәктән төшкән фотосурәтен сыйпап.

Саһира апаның балачак­та төшкән рәсемнәре шак­тый. Һәрберсендә ул – яңа күлмәктән. Әти-әнисе дүрт баланың иң өлкәне булган Саһираны кеше арасында ким-хур йөрмәсен дип ты­рышкан. Шулай да иркәләп үстермәгәннәр, эшкә батыр кыз кечкенәдән хезмәт тәмен тоеп үскән.

Саһира апаның кул эшләрен музейларга да со­рап алалар, күргәзмәләрдә дә аның чигүле мендәрләре зур кызыксыну уята.

– Йөрәктә – дәрт, беләктә көч булганда яраткан эшем­не дәвам итәчәкмен. Яшьләр дә кул эшләрен үз итсен иде, – ди Саһира Абдуллина.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: