Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кечкенә өмет тә зур-зур таулар күчерә

...Искәндәрнең тормышы башкалар кызыгырлык кебек тоелса да, төптән уйлап карасаң, яшәү өчен көрәшкә тиң иде.

Искәндәрнең аучы булуын күрше-күлән генә түгел, бөтен район белә иде. Чөнки ул үз батырлыкларын социаль челтәр аша танытырга яратты. 
Интернет заманы бигрәк җайлы! Элек кыргый каз атса да, куян яки пошига юлыкса да – трофейлары янында масаюлы елмаю белән фотога төшеп, сурәтләрен альбомга теркәп бара иде. Хәзер телефондагы сурәтләрне минуты-секунды белән интернетка “ыргытырга” була.
– Галимов Искәндәр Альберт улы, “Корал турында”гы 150нче санлы Федераль законның 9.1 маддәсендә күрсәтелгән таләпләрне бозып, 2005нче елның 20 сентябреннән 2020нче елның 20 ноябренә кадәр үз йортының верандасында металл банкаларда законсыз төстә төтенсез дары һәм шартлату өчен яраклы, кулдан ясалган шартлаткыч матдә саклаган. Бу гамәлләрнең җәмгыять өчен куркыныч булуын исәпкә алып, Искәндәр Галимовка карата каты җәза билгеләвегезне сорыйм.
Дәүләт гаепләүчесе бу сүзләрне хөкемдарга гозер итеп түгел, ялвару катыш ачу белән әйткән кебек тоелды. Искәндәрнең үз-үзен яратуы, мин-минлеге башына җитте. Ауда дуслар белән ял итү, күңел ачуларның бер азагы була икән ул. Суд залында утыручы Искәндәрне шундый уйлар биләгән иде. 
...Ау сезоны кергәнче урман-кырларга табыш эзләп чыгып китәргә гадәтләнде егет. Бу юлы да шулай булды. Әле генә аткан кыр куянын озын колакларыннан тотып, мылтыгына таянып “кәртечкә” төште. Мактанасы килә бит! Бу фотосурәт тә инстаграмга “кереп китте”. Шуннан соң башланды инде күңелсезлекләр!.. Фотодагы мылтыкны хуҗасы танып, район эчке эшләр бүлегенә гариза белән керде. Коралның нәкъ менә аныкы булуын раслаучы документлары да бар иде. Озак та үтмәде Искәндәргә тентү белән килделәр. Искәндәр юләрмени?! Урланган мылтыкны бирә, димени?! Бирер өчен урламады бит ул аны! Инде 6-7 еллап бер дигән “хезмәт иткән”, тәмам үзенекенә әйләнгән кадерле коралны мәңге бирмәячәк! Искәндәр коралны шулкадәр яхшы яшерде ки, яңадан үзе дә көчкә табып алды. Тик, тикшерү килгәч, коралны чыгарып бирмәвенә бик үкенде ул. Чөнки бер кыңгыр эш икенчесен ияртте, артыннан тагын бик күп “кыек” гамәлләре калкып чыкты...
– Россия эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 2020нче елның 20 ноябрендә 10 сәгать 30 минуттан 11 сәгать 15 минутка кадәр вакыт аралыгында иске чемодан эченнән шартлаткыч матдәләр һәм төтенсез дары катнашмасы табылганчы, иптәш Галимов өендә сакланган корал әсбапларын үзе үк тапшырырга тиеш иде...
Дәүләт гаепләүчесе сүзләреннән соң, хөкем ителүче Искәндәр Галимов, гаебен тулысынча танып, гаепләүдә тасвирланган шартларда җинаять кылуын сөйләде. Кылган эшләренә үкенүен белдереп, амнистия куллану белән бәйле эшне туктатырга сорады.
– РФ Дәүләт Думасы Федераль җыенының “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан амнистия игълан итү турында”гы карарын куллану тәртибе турында”гы 2015нче елның 24 апрелендәге 6578-6 санлы карарның алтынчы пункты нигезендә шушы акт гамәлгә кергән көнгә кадәр җинаять кылган затлар һәм Россия Федерациясе территориясендә җәза үтүче хөкем ителүчеләр эләгә. Иптәш Искәндәр Галимовның әлеге кыңгыр эшен амнистиягә бәйләп туктатып булмый. Ул үз гамәлләре өчен җавап бирергә һәм закон алдында җавап тотарга тиеш!
Искәндәрнең маңгаена бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкты. Ул бүген мескен җәнлек хәлендә иде. Дәүләт гаепләүчесе – ерткыч, ул – киек. Күз алдыннан кышкы урманда ау вакытында бәргәләнгән поши баласы, арт аякларына басып артка чигенгән куян, чиный-чиный якты дөнья белән хушлашкан кабан һәм аның кулы аша “үткән” башка хайваннар һәм киек кошлар үтте.
...Ауга чыкканда үзе ясаган дарыны ала иде Искәндәр. Ул аны шулкадәр кадерләп һәм тәмләп әзерләде!.. Шартлау дәрәҗәләрен билгеләп, аерым банкаларга “Барс”, “Сокол” дигән исемнәр белән тамгалап куйган иде. “Сокол” дигәннәре белән киек казлар, кыргый үрдәкләрне аулады аучы. “Барс” дигәне эре җәнлекләрне ятьмәгә алырга шәп иде... 
Хөкемдар дәүләт гаепләүчесен дә, дәүләт яклаучысын да дикъкать белән тыңлады. 
– РФ Җинаятьләр кодексының 61нче маддәсе нигезендә, хөкем ителүче Искәндәр Галимовның җаваплылыгын йомшартучы шартлар буларак, аның гаебен тануын һәм кылган гамәлләренә тәүбә итүен дә исәпкә алуыгызны сорар идем. Шулай ук гаепләнүченең интернациональ бурычны үтәгәндә хәрби хәрәкәтләрдә катнашуын һәм бүләкләр алуын да онытмасагыз иде! – диде дәүләт яклаучысы. Ул егетнең тимер рәшәткә артына утыруына һәм колониягә озатылуына җаны-тәне белән каршы иде...
...Искәндәрнең тормышы башкалар кызыгырлык кебек тоелса да, төптән уйлап карасаң, яшәү өчен көрәшкә тиң иде. Сунарчылык белән шөгыльләнә башлаганда егетнең өйдәге тавыкны чалырга да курыккан чаклары бар иде! Моннан 33 ел элек, юлны кыскартабыз дип, якын дусты белән урман аша чыкканда ватылып калгач, котырган кабанга очрадылар. Урман җәнлеге һөҗүм итеп, дусты хастаханәгә барып җиткәнче үк вафат булды. Искәндәрнең күңелендә исә хайваннарга карата ачу, рәнҗү, үпкә калды. Кырысланды, үзгәрде егет... Кабаннардан гына түгел, урманның бөтен җәнлегеннән үч алды бугай Искәндәр. Бөтен шартын туры китереп, имтихан тапшырып, коралын да алды, атарга да өйрәнде. Тик, төн җитеп күзен йомуга, дустын ботарлаган кабан күз алдыннан китмәскә әйләнде. Шушы эчке киеренлеклек белән тарткалашып яшәргә өйрәнде ул...
– Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсенең лицензия-рөхсәт эше бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, Искәндәр Галимов 1989нчы елның 3 ноябреннән 2005нче елның 20 сентябренә кадәр шома көпшәле ату коралының рәсми хуҗасы булып торган. Билгеләнгән вакыт узгач, ул лицензиясен яңартмаган һәм ау белән дә законсыз шөгыльләнгән булып чыга. Әлеге кеше берничек тә уңай характерланмый. Хөрмәтле хөкемдар, каты җәза билгеләвегезне сорыйм! – бу дәүләт гаепләүчесенең чираттагы гозере иде.
Хөкемдарга, барысын да Фемида үлчәвенә салып, бөтен шартларны да карарга, тикшерергә шактый вакыт кирәк булды. Суд утырышы тагын өч сәгатькә кичектерелде...
Әлеге вакыт аралыгы Искәндәргә дә уйларының очына чыгар, алга таба дөрес карарлар кабул итеп яшәр өчен бер мөмкинлек иде. Хаталарын аңлап, чын мәгънәсендә тәүбә генә кылсын!.. Ходай биргән мөмкинлекне кулдан ычкындырмасын берүк! Әле бит сөеп туймаслык өч баласы, аны ничек бар, шулай кабул итүче, яратучы хатыны һәм карт әнкәсе бар!.. Тормыш күңел ачып кына бармый. Ник ул моны иртәрәк аңламады?! Кабаннан үч алам дип... Өч сәгать вакыт суд залында утыручы Искәндәр өчен ай-һай озак та үтте соң!..
– Элек хөкем ителмәгәнен, яшәү урыны буенча уңай характерлануын исәпкә алып, суд, РФ Җинаятьләр кодексының 73 маддәсен кулланып, Галимов Искәндәр Альберт улына карата җәзаны шартлы рәвештә дә билгеләү мөмкин, дип саный. Бәян ителгәннәр нигезендә һәм, РФ Җинаятьләр кодексының 306, 307, 309 маддәләренә таянып, суд Галимов Искәндәр Альберт улын РФ Җинаятьләр кодексының 222.1 маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таныды һәм биш айга ирегеннән мәхрүм итү, дәүләт файдасына 5 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләде. РФ Җинаятьләр кодексының 73 маддәсе нигезендә Галимов Искәндәр Альберт улына алты айга иреген чикләү рәвешендә җәза билгеләргә, билгеләнгән җәзаны бер ел сынау срогы белән шартлы дип санарга. Хөкем ителүче сынау чорында айга бер тапкыр хөкем ителүчене төзәтүне гамәлгә ашыручы оешмада теркәлеп торырга тиеш...
Хөкемдарның чүкече өстәлгә төшкәнче Искәндәр шабыр тиргә батты. Ул башкача яши башлаячак. Алда әле күпме матур көннәр бар! Ул аларны заяга үткәрмәячәк! Язмыш тарафыннан үзенә бирелгән мөмкинлекне ычкындырырга аның хакы юк!
Икенче көнне Искәндәр, чормасында яшерелгән дары һәм башка ау кирәкләрен алып, үз теләге белән аларны район эчке эшләр бүлегенә тапшырды. Хөкемдарның аңа ышануы егеткә, әйтерсең, таулар күчерердәй көч бирде. 
Бер сүз җитә кеше җанын яраларга, бер сүз җитә шул ярадан араларга дип дөрес әйтәләр шул.

Исемнәр үзгәртеп бирелде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев