Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кечкенә кояш

Эльвина карап торышка яшьтәшләреннән бернәрсә белән дә аерылмый диярлек. Шул ук самими елмаю, тормышның һәр мизгеленә сөенеп, һәр үзгәрешенә аптырап караган сөрмәле күзләр, ихлас караш 9 яшьлек сабыйда – даун синдромы диагнозы...

– Бәбиләгәч, табиб даун синдромына шикләнеп, безне тикшеренергә Яр Чаллы шәһәренә озатты. Өч мәртәбә генетик анализлар бирдек. Беренче икесендә анализлар тискәре нәтиҗә күрсәткәч, сөенечебезнең чиге булмады. Ләкин өченчесендә шикләребез расланды. Баланың авыру булуы ачыкланды. Ул вакыттагы борчылуларыбыз... “Бәлки, табиблар ялгышкандыр” дигән өметләр акланмады, – ди Алисә Юнысова. Олы Чакмакта яшәүче Алисә һәм Илсур Юнысовларны авылда иң тырыш, иң эшчән гаиләләрнең берсе, диләр. Бу гаиләдә бөтен эшләнгән – 9 яшьлек Эльвина өчен. Туганнан бирле берничә операция кичергән балакай. Биш айлык чагында йөрәктән үпкәгә баручы кан тамырын тарайтып, Мюллер операциясе ясыйлар. Бер яшь тулгач, йөрәгенә клапан урнаштырып, дүртенче арата (перегородка) куялар. Өч яшендә Эльвинага тагын бер операция ясала. Һәр операция алдыннан генетик анализ бирелә. Өченчесендә кызның хромосомалары 22 данә булуы ачыклана. Сәламәт кешедә ул 21 генә булырга тиеш. – Алисә белән без Баланлы авылы Сабантуенда очраштык. Бер ел очрашып йөрдек. Көтеп алган беренче кызыбыз Азалия сау-сәламәт, шөкер. Икенчесенә шушы диагнозны куйгач, йөрәк килешеп бетә алмады. Ник нәкъ менә безгә бу сынау, дип уйладык. Төпчегебез Илһамны алып кайтырга уйлагач та, курка калдык. Ләкин табиб гаиләдә бер генә даун бала була ала дип тынычландырды. Кызыбыз тыныч, сабыр, агрессив булмавы белән аерылып тора. Кечкенә кояшыбыз ул безнең, – ди әтисе Илсур. Гаилә башлыгы “Агромастер” җитештерү компаниясендә тракторчы-машинист булып эшли, Алисә – өйдә хуҗабикә. – Авыру бала белән эшкә чыгып тормадым инде. Апасы белән Эльвинаның яшь аермасы ике яшь кенә. Унбер ел өйдә хәзер, ашсу әзерлим, өйдәге эшләр белән мәшгуль. Балалар бакчасына да бик теләп йөрде Эльвинабыз, башкалар да кыерсытмады үзен. Хәзер коррекция мәктәбендә укый, ялларга кайтуын сөенеп көтеп торабыз, – ди Алисә. Эльвинаның яраткан шөгыле – телефонда чит ил җырларын тыңлау. Өч яшьлек энесе Илһам – аның иң якын дусты. “Иам” дип, яратып эндәшә ул бертуганына. Сүз запасы артык бай түгел әлегә. Ләкин әти-әни өмет өзми... – Яр Чаллы шәһәрендәге дәвалану үзәгенә логопедка, массажга, энә белән дәвалау курсларына йөри башладык. Кызыгыз бик игътибарлы, дип сөендерәләр. Кызганыч, дәвалауны гына соң башлаганбыз. Биш яше тулгач ук барасы булган. Ләкин әле дә соң түгел. Өч курсның берсен үттек. Бер курсның бәясе 42 мең сум тора, калганнарын узарга финанс средстволары җитеп бетми әлегә. Ләкин кызыбызны бик нык аякка бастырасыбыз килә, – ди гаилә башлыгы. Тамчыдан күл җыела, диләр бит. Әйләнә-тирәбездә мәрхәмәтле кешеләр аз түгел. Самими елмаюлы, ихлас карашлы Эльвина да сөйләшә башлар, әти-әнисен ничек яратуын күз карашы белән түгел, сүз белән әйтә алыр, дип ышанасы килә....

Лилия ШӘЙМИЕВА.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X