Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кечкенә Айгөлдән – искиткеч пицца

“Аш-су” рубрика­сына укучыларыбыз­дан бик күп хатлар килә. Балаларның да “Авыл утлары” газе­тасын яратып укула­рын белдек. Мөслим урта мәктәбенең 1 клас­сында укучы Айгөл Ха­физова бәләкәйдән үк ашарга пешерергә яра­та. Бүген Айгөлдән пиц­ца рецепты тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиент­лар: камыр өчен 1 ста­кан жылы су, ярты ста­кан көнбагыш мае, ярты стакан шикәр комы, 0,5 чәй калагы тоз, “Прес­сованный люкс” дигән чүпрәнең дүрттән бер өлеше, 3 стакан он.

Эчлек өчен: казылык, сыр, майонез, кетчуп.

Эшләү тәртибе: ка­мыр өчен тиешле ингредиентларның бары­сын бергә кушып, камыр басабыз. Ул артык каты булмаска тиеш. Аны, ка­барсын өчен, җылы урын­га куябыз. Казылыкны – эре, сырны вак угычтан чыгарабыз. Помидорлар­ны ярым түгәрәк итеп ту­рыйбыз. Пицца өчен со­усны майонез белән кет­чупны бергә бутап ясый­сы. Әзер камырны җәеп, майланган табага сала­быз һәм өстенә соус сы­лыйбыз. Казылык белән помидорны чиратлашты­рып өстенә салабыз. Иң өскә сыр сибәбез. Пицца 180 градус кайнарлык­тагы духовкада 30 минут пешә.

Пицца өчен эчлеккә гөмбә, татлы борыч та са­лырга була. Анысы сезнең фантазиядән тора.

Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев