Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кечкенә авылның олы куанычы

Әндереш – райондагы кечкенә авылларның берсе, нибары унлап кына йорты бар. Монда күбесенчә өлкән яшьтәгеләр гомер итә. Авылның элек-электән “неперспективный” дигән тамгасы бар иде.

Әндереш – райондагы кечкенә авылларның берсе, нибары унлап кына йорты бар. Монда күбесенчә өлкән яшьтәгеләр гомер итә. Авылның элек-электән “неперспективный” дигән тамгасы бар иде. Халык монда талымсыз, аерым шартлар таләп итми, күбрәк үз көченә таянып, тырышып гомер итә. Авыл да шулай сакланып калды. Шөкер, монда тыныч, яшәргә мөмкинлекләр бар. Йортларга газ кергән. Ике ел элек урамга ташлы ком түшәделәр. Авыл кешеләре аны саклап, урамга зур йөк техникасы кереп зыян салмасын дип күзәтеп-карап тора. Чөнки юл салу ансат түгел, бик зур чыгымнар сорый. Авыл җирлеге советы, депутатлар ярдәме белән урамга яктырткычлар да урнаштырдылар.

Әндерештә берничә ел элек сусыз калу куркынычы килеп туды. 90 нчы елларда салынган су торбалары тузып эштән чыкты. Бик уникаль күренеш – башня да кирәк түгел – су чишмәдән зур тизлек белән йортларга кадәр агып килә. Суы искиткеч тәмле. Ярылган торбаларны берничә урыннан ямап та карадылар әлләни файдасы булмады. Ситуацияне өйрәнгәч, Октябрь авылы җирлеге башлыгы, район Советы депутаты Илгиз Ханнанов су системасына капиталь ремонт кирәк дип тапты һәм оештыруны үз өстенә алды. Проект кыйммәт. Бу эшкә, берничә ел дәвамында үзара салым акчасын туплап, быел тотындылар. Ремонтка районның “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесе коллективы алынды. Кыска гына вакыт эчендә сыйфатлы итеп башкарып чыктылар.

Әндереш халкы иң зур проблемаларын уңай хәл иткәне өчен авыл җирлеге башлыгы Илгиз Ханнановка рәхмәтләрен җиткерә. Район җитәкчелегенең кечкенә авылларга игътибары, аларда яшәүчеләрнең социаль мәсьәләләрен кайгыртуы да мактауга лаек. Бүген Әндерешне тормыш шартлары ягыннан башка кечкенә авылларга үрнәк итеп куярлык.

Резидә Йосыпова.

Әндереш-Яр Чаллы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әндреш авылы