Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кечкенә авылның олы кешеләре

Табигатьнең иң гүзәл почмагына урнашкан Әндереш авылы, аның халкы турында язасы килү теләге инде күптән күңелемдә яши иде.

Хезмәт юлымны мин шушы авылда башладым. 1960 нчы елларда авыл әле зур иде, ә бүген анда нибары 14 хуҗалык бар. Ә шулай да авыл бирешми. Төрле җирләргә таралышкан ул-кызлары үзара аралашып яшиләр.

13 нче июнь көнне анда халык соравы буенча Авылдашлар очрашуы уздырылды. Бәйрәмнең төп иганәчесе дә, башлап йөрүчесе дә Гомәр Нәбиев иде. Ярдәмчеләре бертуган Кәрим, Гали, Муса Нәбиевлар һәм сеңлесе Сафура булды. Оештыру эшләрендә Линар Закиров ярдәм итте. Бәйрәм буласы урын алдан әзерләнгән, урыннар кунакларны кабул итәрлек итеп ясалган. Күңелләрне җилкендереп музыка уйнап тора, хәтта палаткада урнашкан "ресторан" да эшли.

Бәйрәмне Гомәр үзе ачып җибәрде. Авыл халкын, кайткан кунакларны котлаганнан соң, зиратны төзекләндерүдә катнашканнарны бүләкләде. Әлмәт артистларының чыгышы бүләк өстенә бүләк булса, җирлегебез егет-кызлары алардан ким булмадылар. Кифая Кашапова, Гөлфинә Әхмәтҗанова бәйрәмне бик матур алып бардылар. Комиссия членнарны Илүсә, Сафура, Рәкыяләр уеннарны оста оештырдылар. Шунысы куанычлы, алар барысы да шушы авылда туып-үскән кызлар бит! Кызыклы уен-бәйгеләрдә авыл халкы бик актив катнашты.

Нинди бәйрәм була инде ул татарча көрәшсез? Бәйгедә катнашучылар алдан ук язылып куйдылар. Көрәштә Әлмәт (тренеры Рим Синякаев) һәм Әмәкәй (Ильяс Миннеразиев) мәктәбе көрәшчеләре көч сынашты. Беренче урынны Илнар Тимашев яулады, аңа Илнур Нуретдинов биргән тәкә һәм кыйммәтле бүләк булды. Әмәкәй авылы егете Алмаз Шакирҗанов икенче урынга лаек булды. Көрәш бәйгесен дөрес итеп И.Камалав, А. Фәтхетдинов, К.Нәбиев хөкем иттеләр.

Әндереш халкы бердәм, дус, тату, ярдәмчел халык. Нинди генә эш оештырылса да катнашмыйча калмыйлар. Зиратны чистартуда, төзекләндерүдә читтә яшәүче авылдашлар да кайтып булышты. Авылда эшче көчләр аз булса да, терәк булырдай егетләребез бар әле, Марсель Хаҗиев, Илнур Нуретдинов, Нәсим Шириев, Ирек Камалов шундыйлардан. Өлкәннәр балалары үскән нигезне таратмыйча гомер итәләр. Читтәгеләр исә, мөмкин булган кадәр авылдашларына ярдәм итеп, кайгыртып, элемтәләрне өзмичә, әти-әниләрен кайгыртып яшиләр. Менә бу Авылдашлар очрашуына да Яр Чаллы, Әлмәт, Азнакайшәһәрләреннән, хәтта Себердән дә кайтучылар булды. Туган җир еллар үткән саен бик сагындыра икән. Туган авылны якын итеп кайтканнар очрашудан бик канәгать калдылар, дуслык, туганлык хисләре яңарды.

Бу изге гамәлне оештыручыларга, бигрәк тә иганәчеләргә зур рәхмәт хисләребезне җиткерәбез. Мондый очрашулар соңгысы булмасын иде, дигән теләктә калабыз.

Гөлфәрия Сәлимова.

Октябрь авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев