Мөслим-информ

Кече авыллар елы кирәк!

Әлфинур Ногманованың “Патриот булу – батырлык” исемле язмасын (8 ноябрь, 2019 ел) укыгач, кулыма каләм алдым. Авыллар бетүгә, бигрәк тә кече авыллар таралуга кайгырмаган, көенмәгән кеше юктыр, минемчә.

Экономик һәм сәяси реформалар үзәге белгечләре исәпләвенчә, 2023 елга авылларда медпунктлар, ә 2033-36 елларда мәктәпләр, балалар бакчалары, гомумән, калмаячак. Авыллар патша вакытында да, советлар чорында да юкка чыкканнар. Ләкин авылларның массовый төстә юкка чыгуы узган гасырның 70-80 елларына һәм хәзерге чорга туры килә. 1990 еллардагы хуҗасызлык, халык байлыгын талау, сату, колхоз-совхозларның юкка чыгуы авылларның бетүенә тагын ялкын өстәде. Бүгенге көндә генә дә Татарстанда 250 авыл бетү, юкка чыгу хәлендә, аларның һәрберсендә нибары 7-8 кеше яши. Мөслим районында да бу хәл мактанырлык түгел, минемчә. Карл Либкнехт, Үрнәк, Кырынтау, Покровка авылларының исеме генә бар бит. Әле тагын күпме авылда 5-6 хуҗалык кына исәпләнә. Аларның күпчелегендә пенсионерлар яши. “Патриот булу – батырлык” язмасында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Р. Демидов китергән саннарны укыгач, авыллар бетә икән, дип курка калдым. Зур гына авыл җирлекләрендә дә 4-5 ел буе бер генә бала тумасын әле! Бу бит, җәмәгать, көлке әйбер түгел. 2015 елда районда 30 балалар бакчасы булган, ә быел 14кә калган. “2023 елда база мәктәпләре бишкә калачак”, – ди мәгариф җитәкчесе. Бу бит күпме кеше эшсез кала, дигән сүз! “Авыл утлары” газетасында җирлек башлыклары белән әңгәмәләр еш басыла. Башлыклар сөйләвенә караганда, авыллара барысы да – ал да гөл! “Юлларга ком җәелде, фәлән лампочка куелды, фәлән кеше 4-5 сыер асрый” һ.б. Авылда кеше саны кимү турында ләммим. Күз алдына китерегез: бәләкәй авыл. Клуб юк, кибет юк, мәктәп юк, медпункт юк. Еллар буена бер концерт, спектакль күрми бу авыл халкы, чөнки килүче юк. Андый авыллар районда 10-15ләп. Колхоз юк, булган фермалар, ташына кадәр сүтелеп, сатылып беткән. Эш тә юк. Шулай булгач, монда кеше, бигрәк тә яшьләр ни дип яшәргә тиеш инде?! Хәзер “авылда эш бетми ул, әнә ферма төзе, сыер асра, сарык, каз, үрдәк үрчет” дигән җаваплар яңгыраячак. Ләкин бит бөтенесе дә андый эш белән шөгыльләнә алмый. Ходай бөтен кешегә андый сәләт бирмәгән. Билгеле, яшәве бик рәхәт: газы, суы – барысы да бар. Күпләп мал-туар асраучылар турында язмаларны укыган бар. – Иртән сәгать өчтә торабыз, 11дә (кичке) ятабыз, – дип “мактаналар”. “Балаларыбыз да ярдәм итә” – диләр. Жәлләп куям үзләрен! Үзләре дә малга охшап баралар түгелме?! Шулай килеп чыга бит инде: ашый, йоклый, эшли. Мөслим халкы рәхәт яши: урамнар – асфальт, якты. Яз, көз, кыш айларында көн саен диярлек авыллар, оешмалар концерт куя. Бушка бит әле. Әмәкәйдән үк киләләр Мөслимгә кәмит күрсәтергә. “Ватаным Татарстан” газетасында бик гыйбрәтле саннар китерелгән иде. Мәскәү шәһәренә төзекләндерү өчен 1 елга 257 млрд сум акча бирелә, ә калган бөтен шәһәрләргә 205 млрд сум тотыла. Шуннан аңлагыз инде, Мәскәүнең ни өчен бай яшәвен. Хәзер миндә дә шундый уй: ни өчен Мөслим матур? Кибетләре дә күп. Әле бит Мөслим халкы кибетләрне дә сайлап кына йөри: кайда акция, кайда очсыз, кайда тәмле? Мескен авыл халкы килгән алыпсатарлардан өч бәягә ала. Алмас иде, авылда кибет юк. Авылларның мескенлеге, таралуы, билгеле, болар белән генә бетми. Мин үз фикеремне әйтергә тырыштым. Болар белән килешмәүчеләр булачак, беләм. Элек авыл урамнарында кичен егетләр-кызлар йөри иде. Ә хәзер – таяк тоткан әби-бабайлар. “Скандинавская ходьба” дип, белсә-белмәсә дә, йөриләр. Таяклары һәм йөрү техникасы дөрес булмаса, аның файдасына караганда зыяны күбрәк шул! Гомерем буе мәгариф системасында (43 ел) эшләдем. Мөслимгә автобусларда йөрүче балаларны жәллим. Иртән караңгыда килеп ала автобус, кичке эңгер-меңгердә кайтара. Бу бала үз авылындагы кешене дә танымаячак, чөнки аның үз урамында йөрергә вакыты калмый. Менә шулай, егетләр, авылларның хәлләре! Ә бит авыл гомер-гомергә язучылар, шагыйрьләр, җырчылар, музыкантлар үстерде. Юллар да салыныр, асфальт та булыр, багана саен бишәр лампа да куярлар. Ләкин ул урамда йөрүче булыр микән соң?! Шикләнәм. Әле бит авыл халкының алган бәрәңгесе дә бар. Тонналап базда ята, чөнки аны җыючы, сатып алучы юк. Ә бәрәңге бик уңды быел! Җирдән әз генә булса да файда аласы килә авыл халкының! Бер дигән майлы сөтен дә шалкан бәясенә җыялар. Моннан да әллә ни файда юк авыл агаена. Ә җир салымын каерып алалар. Бөтен нәрсә дә акчага корылган заманда яшәве бик авыр сала халкына! Ә түләү кәгазьләре бит ай саен килеп тора. Авыл халкын эшсезлектә, ялкаулыкта гаепләмәгез. Халык (барысы да) ялкау була алмый ул. Бер кеше дә туган җирен, авылын рәхәттән ташлап китми, яки баласын чыгарып җибәрми. Әйбәт җирдән кешене куып та җибәреп булмый. Ярты авыл халкы хәзер сыер да асрамый, чөнки файдасы юк. 2020 елны “Кече авыллар елы” дип игълан итәргә иде. Мин зарлану максатын куймадым. Бу – илкүләм проблема. Авылларыбызга игътибарны аз гына булса да арттырырга иде. Кышкы спартакиада уеннарының финал ярышларын авылларда үткәрергә иде. Бер зур спорт бәйрәме булыр иде. Район мәдәният йорты артистларының, “Сүнмәс дәрт” ветераннар коллективы концертларын һәр кечкенә авылда күрсәтергә иде. Кече авыллар арасында концерт-конкурслар да оештырырга буладыр. Башка төр чараларны, тәкъдимнәрне, бәлки, башкалар язып чыгар. Авылга йөз белән борылыйк әле! Авылларыбыз икенче сулыш алып, элеккечә гөрләп торыр, дип ышанасы килә.

Марс ТИМЕРГАЛИЕВ.

 Сал. Мухан.

Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: