Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кече авылда да зур сәхнә артистлары яши (Сал. Мухан авыл җирлеге турында)

Алдан хәбәр иткәнебезчә, Сал. Мухан авылы мәдәният йортының театр коллективы күптән түгел генә Айгөл Әхмәтгалиеваның әсәрен сәхнәләштергән иде. Мәдәният йорты директоры Илмира Әюпова шушы тамашаның ничек барлыкка килүе белән уртаклашып, Матбугат үзәгенә шушындый эчтәлекле хат юллаган.

Кулымда - "Мәдәни җомга" газетасының 2014 елгы саннары. Күзем Фатих Кутлуның "Чынлап еласаң, сукыр күздән яшь чыгар" дигән мәкаләсенә төште. Язмадагы "Яңа Савин районындагы мәктәптә яшь язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның "Баш куям тезләреңә" дигән әсәре буенча спектакль куелды. Мин, күз яшьләремне күпме тыярга тырышсам да, булдыра алмадым", дигән сүзләр йөрәгемне тетрәндерде. Мин үз алдыма ничек тә булса бу әсәрне эзләп табарга дигән максат куйдым. Максатыма да тиз ирештем: Айгөл Әхмәтгалиева белән аралашып, ул үзенең без сораган әсәрен интернет аша җибәрде. Авылыбыз үзешчәннәре дә аны зур кызыксыну белән укыдылар һәм әсәрне сәхнәләштерү өчен репетицияләр дә башланды.

Озак та үтмәде, әзерләп тә бетердек. Ниһаять, 22 ноябрь кичендә Сал. Мухан авылы мәдәният йортында авылыбыз үзешчәннәре спектакльне авылдашларыбызга тәкьдим итте. Иң сөендергәне - спектакльнең авторы үзе дә безнең арабызда булды. Бәйрәмгә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Рушат Солтанов, Ирек Салихҗанов, Гөлзәрия Шакирова, район мәдәният йорты режиссеры Зөлфия Фәрхетдинованы кунак итеп чакырдык. Әниләр көне уңаеннан газизләребезгә матур теләкләребезне җиткердек. Гомер буе Сал. Мухан мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты фәненнән белем биргән сәхнә ветераны Рәисә апа Биккинаны 70 яшьлек юбилее уңаеннан сәхнәдә балалары, оныклары, туганнары котлады. Беренче укучылары Рушат Солтанов, Нурия Шәрифуллина да мәктәп елларындагы кызыклы хатирәләрне искә төшереп, изге теләкләрен юлладылар.

Чиксез дәръяга тиң гомер юлы узылган. Үзешчән театр коллективы оешканнан бирле 40 тан артык драма әсәре куелган. Ул чордагы театрның үзешчән режиссеры Вәсилә апа Хәйдәрова куйган спектакльләр гадәттә югары сәхнә культурасына ия булулары, заманча яңгыравы белән аерылып торган. Рәисә Биккинина, Бәхия Мәрдәнова, Вәсилә һәм Миргазиян Хәйдәровлар, Венера һәм Миргарифан Ханнановлар, Рәмилә Кашапова, Рәмилә Биккинина, Гөлүсә Шириева, Фәридә Гайнетдинова, Марс Тимергалиев һәм бик күп талантлы артистларыбыз уйнавын авыл халкы хәзер дә онытмый. Шуларны искә төшереп, спектакль алдыннан призентация дә күрсәттек.

Үзешчән театр коллективы елдан-ел үзгәреп тора. Бу юлы да шулай булды. "Баш куям тезләреңә" драмасын сәхнәләштерүгә алынган һәр артист үзенең ролен югары дәрәҗәдә башкарды. Уйлап карасаң, булганнан бар да була. Безнең үзешчәннәр дә шундый. Кайсын гына алып карасаң да, төп хезмәтен дә менә дигән итеп башкара, мәктәп укучысы икән, фәннәрне дә яхшы үзләштерә, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша һәм театрда да менә дигән итеп уйный. Гөлшат белән Ирек ролендә Сал. Мухан төп гомуми белем бирү мәктәбенең актив һәм алдынгы укучылары - район күләм "Йолдызлык", "Яшь бөреләр" фестиваленең төрле номинацияләр буенча лауреаты, Мөслим сәнгать мәктәбенең "Маҗара" балалар театры артисты - "Идел-йорт" театр фестиваленең гран при иясе Ислам Шәеховның һәм татар әдәбияты буенча республикакүләм олимпиадасы җиңүчесе Миләүшә Шәяхмәтованың уйнавын тамашачылар бигрәк тә яраттылар. Төп рольдә "Агромастер" җитештерү компаниясендә җиде ел дәвамында үзенең тырыш хезмәтен куючы хезмәт алдынгысы Фидаил Гыйзетдинов уйнады. Чыннан да авыл өчен янып-көеп йөрүен, үзенең кылган гамәлләре өчен үкенүен, кызы Гөлшатны өзелеп сөюен ачып бирә алды ул. Әби ролен башкарган "Сәхнә" балалар театры җитәкчесе Гөлүсә Шириева героеның образын ачып бирүгә бар иҗади осталыгын эшкә җигүен күрсәтте. Сал. Мухан мәктәбендә 33 ел балаларга белем биргән мөгаллимә Тәслимә Галиева килен ролен башкарды. Ул ана белән килен, ир белән хатын арасындагы гади булмаган мөнәсәбәтләрне бөтен нечкәлекләре белән калку итеп күрсәтә алды. Тәслимә Мискәтовна укучыларында да сәхнәгә, театрга мәхәббәт уяткан.Чөнки төп рольне башкарган Фидаил да, кыз булып уйнаган Миләүшә дә, егет ролендәге Ислам да - аның беренче укучылары. Гөлчирә ролен башкарган Гөлфия Җиһангирова, үз героеның каршылыклы характерын ачып, исерек хатынның ничек итеп Аллаһ юлына басуын күрсәтте. Әсәрне сәхнәгә мәдәният йорты директоры Илмира Әюпова куйды.

Тамашачы спектакльне бер тында карады, чөнки сәхнәдәге геройлар тормышы, вакыйгалар агышы аны үз эченә бөтереп алып кереп китте. Спектакльдән соң, артистларны бөтен зал басып алкышлады, чәчәкләргә күмде. Сәхнә өчен язылган әсәрләре белән "Яңа татар пьесасы" конкурсында катнашып, җиңү яулаган язучы Айгөл Әхмәтгалиева коллективка югары бәя бирде һәм киләчәктә зур уңышларга ирешүебезне теләде. Безнең коллективны әзерләүдә үзләренең вакытларын кызганмаган, акыллы киңәшләре белән ярдәм иткән, бездән чын артистлар ясаган, үзе дә гомер буе спектакльләрдә төп рольләрдә уйнаган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, безнең хөрмәтле авылдашыбыз Миргарифан Ханнановка һәм гомере буе балаларга белем биргән, театр өчен җанын бирергә әзер булган Рәмилә Кашаповага зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Киләчәктә дә шулай бердәм булып, хезмәттән тәм, тормыштан ямь табып яшәргә язсын.

Илмира Әюпова, Сал. Мухан мәдәният йорты директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев