Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күченгәндә пенсия эшен сорату турында

Ил чикләрендә урнашкан яңа яшәү урынына күченгәндә пенсионерларга пенсия түләү эшләрен соратып алырга кирәк. Моның өчен яңа яшәү урыны буенча Россия Пенсия фондының территориаль бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Моны эшләү бик мөһим, чөнки түләү эшендәге мәгълүматның кайчан да булса кирәге чыгарга мөмкин. Мәсәлән, пенсияне кабаттан исәпләтү өчен. Гаризаны пенсия бүлегенә барып тормыйча да тапшырырга була, ди Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева. Моны дәүләт хезмәтләре порталы яисә ПФР сайты аша эшләргә була. Мәсәлән, гражданин дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән икән, логин һәм пароль ярдәмендә ул ПФР сайтындагы шәхси кабинетына керә ала. Анда кирәкле бүлекне һәм опцияне табып, яңа яшәү урынын, пенсияне китерү урынын, пенсияне китерүче оешманы күрсәтергә  кирәк. 
Үз чиратларында пенсия бүлеге хезмәткәрләре түләү эшен соратуны рәсмиләштерәчәк һәм мөрәҗәгать иткәннән соң бер эш көненнән дә соңга калмыйча аны элеккеге яшәү урынына җибәрәчәк. Яңа урында пенсияне түләү эше килгәннән соң ала башларга мөмкин булачак. Түләү эшен соратып алу өчен пенсионер ПФРның теләсә кайсы территориаль бүлегенә гариза тапшыра ала, диләр пенсия бүлеге хезмәткәрләре. Моның өчен шәхесне раслаучы документ кирәк (ышанычлы зат мөрәҗәгать иткән очракта – ышаныч кәгазе). Түләү эшен соратып алу турындагы гариза белән бергә пенсияне китерүче оешманы (банк яисә почта элемтәсе бүлеге) сайлау турында да гариза тапшырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев