Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күченүче пенсиясен кайдан алачак?

Лаеклы ялдагы кеше яшәү урынын алыштырса, ул пенсияне яңа урында алырга хокуклы.

Яшәү урыны Россия чикләрендә булган очракта пенсия (түләү) эшен элеккеге яшәү урыныннан учеттан төшерергә һәм яңа яшәү урыны буенча пенсия бүлегенә тапшырырга кирәк. Моның өчен шәхесне (вәкилне) раслаучы, кирәк булган очракта вәкилнең хокукларын раслаучы, яңа яшәү яисә тору урыны буенча теркәлү турында (паспорт яисә таныклык) документлар белән яңа урында пенсия бүлегенә мөрәҗәгать итеп, пенсия (түләү) эшенә запрос турында гариза язарга кирәк. Гаризаны һәм документларны үзең илтергә яисә вәкил, почта, дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша электрон документ рәвешендә тапшырырга була. Түләү эшенә запрос турындагы гариза белән пенсия бүлегенә яисә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Пенсия бүлеге хезмәткәрләре түләү эшенә запрос тутыралар һәм сез мөрәҗәгать иткәннән соң бер эш көнендә аны элек Сез яшәгән урын буенча пенсия бүлегенә җибәрәләр. Аннан түләү эше запрос кергән көннән өч эш көне эчендә яңа урынга җибәрелергә тиеш.

Сез эшләүче пенсионер булган очракта, Сезнең язмача рөхсәт белән гаризаны эш бирүче тапшыра ала.

Пенсионер яшәү урынын алыштырып та, теркәү учетыннан төшәргә җыенмаса да, пенсияне яңа адрес буенча алырга хокуклы. Бу очракта гаризада фактта яшәү урыны адресын күрсәтү шарт.

Пенсионер яшәү урынын вакытлыча алыштырган булса, мәсәлән, башка җирлеккә кунакка киткән, һәм пенсиясен үз кулы белән ала алмаса, пенсия эшен вакытлыча тору урынына күчерү кирәк түгел. Пенсионер гаризасы нигезендә пенсияне ышаныч кәгазе булган ышанычлы вәкил алырга хокуклы яисә пенсияне кредит учреждениесендәге счетка күчерергә була. Яшәү урыны үзгәргән очракта пенсия гариза һәм тиешле документлар кергән айдан соң килгән айдан түләнә башлый.

Элек яшәгән урында пенсияне банк картасына алган очракта да түләү эшен соратырга кирәк. Чөнки түләү эшендә алга таба кирәк булырга мөмкин документлар булуы бар. Мәсәлән, пенсия күләмен кабат санау өчен.

РФ Пенсия фондының Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте.

Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X