Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көч куллану белән янаган

Мөслим районында көч куллануда һәм власть вәкилен мыскыллауда гаепле ир-атка хөкем карары чыгарылды.

Район прокуратурасы Салауз-Мухан авылында яшәүчегә карата җинаятьләр эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 318 маддә 1 бүлегендә (вазифаи бурычларны башкару белән бәйле власть вәкиленә яисә аның якыннарына тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч куллану яисә көч куллану белән янау) һәм 319 маддәсендә (вазифаи бурычларын үтәгәндә яисә шуны үтәү белән бәйле власть вәкилен халык алдында мыскыл итү) каралган җинаятьне кылуда гаепле дип тапты. 
Судта билгеләнгәнчә, 2019нчы елның 26 апрелендә 15 сәгатьләр тирәсендә гаепләнүче исерек хәлдә Салауз-Муханның урамын¬да полиция хезмәткәренә карата оятсыз сүзләр әйтә, шул сәбәпле полиция хезмәткәре административ беркетмә төзү өчен аны эчке эшләр бүлегенә алып барырга тели. Ир-ат полиция хезмәткәренә актив каршы тора һәм, кулындагы пычакны күрсәтеп, көч куллану белән яный. Ул үз гаебен ту¬лысынча таныды. Суд аңа 2 елга шартлы рәвештә 2 ел 1 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде. 
Район прокуратурасы.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев