Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Күбәләк"тә Яңа ел бәйрәме узды

"Күбәләк" балалар бакчасы әле яшь бакча булса да, һәр җирдә дә өлгерлек күрсәтә. Бүген әлеге бакчада, беренчеләрдән булып, Яңа ел иртәләре башланды. Уртанчылар төркеме Кыш бабай һәм Кар кызын каршы алдылар.

Бакчада 6 төркемдә, 168 бала тәрбияләнә. Аларга 15 тәрбияче белем һәм тәрбия бирә.

Бакча хезмәткәрләре әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә эшлиләр. Бергәләп Яңа елга кул эшләре күргәзмәсе ясаганнар. Мөслим гимназиясе база мәктәбе буларак, даими элемтәдә тора. Укучылар яңа елга уенчыклар ясап китергәннәр. Бакчаның керү мәйданыннан ук Яңа ел җитүе сизелә. Бакча хезмәткәрләре биредә дә төсле утлар белән, сыннар бизәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X