Реклама
Республика буенча игълан ителгән "Сәйяр" театр фестиваль-конкурсының район туры үтте. "Сәхнә" һәм "Салават күпере" журналлары белән берлектә оештырылган әлеге бәйгедә Мөслимдәге "Күбәләк" балалар бакчасының "Бишек" театр коллективы, 3-6 яшьлек балалар арасында беренче урынны яулап, конкурсның зона турында катнашу хокукы алды.
Нәниләр татар халкының "Өч кыз" әкиятен сәхнәләштерде. Балаларны конкурска "Күбәләк" балалар бакчасы мөдире Гөлназ Кәрамова, тәрбиячеләр Алисә Мәрдәнова, Алсу Сәгъдиева әзерләде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз