Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Күбәләк" балалар бакчасы нәниләре әкият төшергән

"Күбәләк» балалар бакчасы тәрбиячеләре октябрь ае буена балалар белән төрле чаралар үткәргәннәр. Картлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, матур концерт куеп кына калмыйча, «Туган як» музеена барып, татар халкының «Өч кыз» әкиятен дә төшергәннәр.

Ул гына да түгел, һәр төркем тәрбиячесе балалар белән өлкәннәрне ихтирам итү турында төрле чаралар, бәйрәмнәр, әңгәмәләр оештырган. Әлеге чараларның максаты: балаларга әти-әниләрнең киләчәктә өлкәнәясен, аларга үстергән балалары тарафыннан тәрбия кирәк булуын аңлату.

Ә музейда балалар, туган ягыбызның матурлыгына сокланып кына калмыйча, музей тарихы, анда булган һәр әсбапның кайчан, кем тарафыннан китерелүен, нинди максатларда кулланылуын да өйрәнгәннәр. Андагы матурлыкка сокланып, Мөслим төбәгендә яшәүче хайваннар белән дә танышканнар.

Аеруча музей коллективы белән берлектә әкият төшерү балалар өчен кызыклы булган. Һәр катнашкан бала үз ролен тырышып, уңышлы башкарып чыкты, дип хәбәр итәләр "Күбәләк" балалар бакчасыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев