Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күбәк урта мәктәбендә – “Бәхетле очрак”

Зур трассаларда, шәһәр һәм авыл урамнарында транспорт ташкыны көнләп түгел, сәгатьләп арткан бүгенге көндә юлларда үз-үзеңне тоту, иминлек мәсьәләләре актуальлеген югалтмый.

Кеше юл хәрәкәте кагыйдәләрен автотранспорт белән идарә итү өчен таныклык алыр алдыннан гына түгел, ә кечкенәдән белеп, өйрәнеп үсәргә тиеш. Бу бүгенге көн таләбе генә түгел. Элек тә шулай булган. Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары моннан 47 ел элек үк барлыкка килгән. Бүгенге көндә илнең барлык төбәкләреннән 450 меңләп яшь инспектор исәпләнә. Алар яшьтәшләре арасында юл фаҗигаләрен кисәтү һәм аны булдырмый калу юнәлешендә актив эш алып баралар: агитбригадалар составында мәктәп укучылары алдында чыгышлар ясыйлар, кагыйдә бозучы балаларны ачыклыйлар. – Кечкенәдән юл хәрәкәте кагыйдәләре белән тирәнтен танышкан инспекторлар, яшьтәшләре арасында агарту-аңлату эшләре алып баралар, юл хәрәкәте иминлегенә багышланган чараларны үткәрүдә башлап йөриләр. Болар барысы да балалар катнашындагы аварияләрне киметү максатын күздә тота, – ди “Юл иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Сарман һәм Мөслим районнары буенча профилактика бүлекчәсе җитәкчесе Алсу Ситдыйкова.

Безнең районда юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары ---- булып, аларда ----- егет һәм кыз исәпләнә. Күбәк урта мәктәбендә оешкан юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отряды активлыгы һәм уңышлы эшләве белән аерылып тора. Гөлнара Вәлиева җитәкчелегендәге бу тынгысыз отряд районда юл иминлеге темасына үткәрелгән бер чарадан да читтә калмый. Ул гына да түгел, алар һәрвакыт уңышлы чыгыш ясыйлар. “Имин көпчәк” район конкурсында агитбригадалар арасында икенче урынны алганнар. Медицина ярдәме күрсәтү буенча аларга тиң булмаган. Иң яхшы отряд һәм иң яхшы отряд җитәкчесе бәйгесендә күбәклеләр ике ел рәттән район буенча өченче урынны яулаган.

Мәктәпнең үзендә дә бу өлкәдә тематик чаралар даими үткәрелеп тора. Балаларның көзге каникуллары алдыннан 5, 6 класс укучылары белән Бәхетле очрак уен-викторинасы үткәрелде. Юл иминлеге темасына төрле категориядәге кызыклы сораулар класс командалары арасындагы ярыш рухын җанландырып җибәрде. Өстенлек – әле бер, әле икенче команда кулына күчте. Төрледән-төрле кызыклы сораулар һәм биремнәрдән торган мавыктыргыч уен балаларга юл кагыйдәләрен, юл билгеләрен, беренче медицина ярдәмен күрсәтү буенча күнекмәләрен ныгытырга ярдәм итте. Барлык катнашучылар да файдалы истәлек бүләкләренә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X