Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күбәк урта мәктәбе герой укучыларын мәңгеләштерде

7 май көнне Күбәк урта мәктәбендә чираттагы элмә такта ачу тантанасы узды. Китапханәче Гөлназ Шәмси тырышлыгы белән булдырылган әлеге такталар әкиятче, өч сугышта катнашкан герой Зариф Мөэминов һәм Советлар Союзы Герое Бадыйк Салихов истәлегенә элендә.

Тантаналы митингта геройларның балалары, оныклары, туганнары, шулай ук якташ әдипләребез Факил Сафин, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Бөек Ватан сугышы ветераны Әхсан Шәрипов катнашты. Әйтергә киәк, 2014 елның көз айларында старт алган әлеге проект кысаларында барлыгы 10 кеше истәлегенә элмә такта куелган. Киләчәктә Гөлназ Шәмси әлеге якташларыбызның манументын булдыру буенча грант проекты эшләргә ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев