Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кәбестә дәвалый

Яшелчәнең һәркайсы файдалы.  Шул исәптән кәбестә дә. Чи кәбестә витаминнарга бик бай. Алар кәбестә согында аеруча күп була.      

                                                 Кәбестә салаты

* Организмда матдәләр алмашын яхшырта, нерв системасын ныгыта.

* Организмнан холестеринны кудыртырга сәләтле.

Аппетитны күтәрә, йокысызлыктан ярдәм итә, баш авыртуын баса, диләр.

* Организмны төрле авыруларга каршы чыныктыра.

 

Маринадлы кәбестә

Иң элек зур кәбестәне аркылыга урталай ярыгыз. Йомшак яфраклы яртысын нечкә генә саламлап турагыз. Шуны өч литрлы банкага тутырып, өстенә җылы рассол салып каплагыз. Бер тәүлектән соң кәбестәгә көнбагыш мае сибеп табынга куегыз.

Рассол болай ясала: 6 стакан суга 15 бөртек кара борыч, 10 лавр яфрагы, 4 аш кашыгы тоз, 1 стакан шикәр комы салып, капкачлы кәстрүлдә кайнатып чыгарыгыз. Аннары шуңа ярты стакан аш серкәсе кушып, яңадан кайнатып алыгыз һәм рассолны бераз суытыгыз.

 

Өлешләп тозланган кәбестә

Чистартылган кәбестәне урталай яисә дүрт өлешкә кисегез. Шуны кайнап торган суга салып, 3-5 минут кайнатыгыз һәм дуршлагка салып саркытыгыз. Кәбестә яфракларын сак кына аергалап, һәрберсе арасына туралган укроп, сарымсак, кузаклы кызыл борыч сибегез. Шул рәвешле тутырылган кәбестәне эмаль кәстрүлгә салып, өстенә кайнатып суытылган тозлы су салыгыз. Кәбестәне бер тәүлек авыр гер белән бастырып тотыгыз. Аннары суыкка куегыз.

Рассол өчен: 1 литр суга 85 г тоз кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев