Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Гөлназ Фәрраховадан кәбестә белән помидор салаты

Әмәкәй авылында яшәүче Гөлназ Фәрраховадан кәбестә белән помидор салаты

 

Әмәкәй авылында яшәүче Гөлназ Фәрраховадан кәбестә белән помидор салаты

Әлеге салатны көндәлек ризык буларак та ашарга, кунаклар килеп кергәндә тиз генә өстәлгә чыгарырга да була. Быел мин бу салатны күпләп ясап куйдым. Ясарга да җиңел, кирәкле ингредиентлар да һәркемдә бардыр, дип уйлыйм. Иң элек маринадны әзерлибез. 1,5 литр суга 2 аш каш тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы уксус салып ясала ул. 
Уртача зурлыктагы ике кәбестә, кирәгенчә кишер, бераз помидор кирәк булачак. Кәбестәне саламлап турап, кишерне кыргыч аша чыгарып бергә болгатабыз. Берүк уа күрмәгез! Тәме бозылачак. Чиста банкалар төбенә тәмләткечләр салабыз (сарымсак, карлыган яфраклары, түгәрәк кара борыч, лавр яфрагы).Беренче рәтКә – кәбестә, икенче рәткә помидор тезәбез. Банка тулганчы шулай аралаштырып тезеп бетерергә кирәк. Банка тулгач, өстенә кайнап торган су салып 15 минут тотарга. Соңыннан банкадагы суны түгәбез дә, әзер маринад салып, банкаларны тимер капкач белән каплап, одеял астына куябыз. Суынгач салкын урында тотарга кирәк. Мин үзем мондый яшелчә эшләнмәләрен базда саклыйм.

Ашларыгыз тәмле булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецептлар