Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Казанские ведомости" Covid-19 шартларында тиражны арттырды

«Татмедиа» АҖ Covid-19 коронавирус пандемиясе вакытында кинәт тираж кимүдән кала алды. 2020 елның икенче яртыеллыгына газета һәм журналларның гомуми тиражы 225,7 мең данә тәшкил итте-бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 94,2%.

Шул исәптән язылу буенча ярдәм итү буенча чаралар комплексы ярдәмендә дә, кискен кимүдән котылып кала алдык. Аерым алганда, «Татмедиа» АҖ басмаларына онлайн рәвештә язылырга, аларны метрода вендинг аппаратларында яки Daily киоскларында брендланган стендларда сатып алырга мөмкин иде. Моннан тыш, Бөтенроссия язылу декадалары вакытында «Татмедиа» үз басмаларының каталог бәясенә 5 һәм 10 процентлы ташламалар бирде, ә газета-журналлар «Россия Почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесе тарифына 25 процент күләмендә ташлама алды.

"Татмедиа" шулай ук редакцияләрнең конкурс чараларына чыгымнарын компенсацияләде, ә ТР Дәүләт Советында «Подписка бүләк ит» акциясе узды.

Шул ук вакытта пандемия шартларында кайбер басмалар тиражларын үстерә алдылар. Мәсәлән, «Туган як» ның — 18,8% ка һәм «Теләче»нең 7,6% ка арткан. Моннан тыш, «Казанские ведомости» газетасының тиражы 1,9% ка, ә «Казан утлары» журналының 2,4% ка арткан.

2019 елның икенче яртыеллыгы белән чагыштырганда басма тиражларны «Чаян» журналы — 8,7% ка, "Казан" журналы — 2,7% ка, «Безнең мирас» — 2,7% ка арттырган. «Татарстан» журналы тиражларын элеккеге дәрәҗәдә саклап калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев