Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанның Республика балалар клиник хастаханәсе – Россиянең иң яхшы медицина оешмасы

Хастаханә медицина эшчәнлегенең куркынычсызлыгын һәм сыйфатын тәэмин итүдә лидер булды.

(«Татар-информ», Валерия Белова). Казанның Республика балалар клиник хастаханәсе Россиянең иң яхшы медицина оешмасы дип табылды.

Хастаханәне бүген Мәскәүдә X «Медицина һәм сыйфат - 2017» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә «Медицина эшчәнлегенең куркынычсызлыгы һәм сыйфаты» номинациясендә бүләкләделәр.

Конференциядә ел саен премиягә нәтиҗә ясыйлар, сәламәтлек саклау, медицина ярдәме күрсәтү һәм аның сыйфатын контрольдә тотуны оештыру өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү мәсьәләләре хакында фикер алышалар.

Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X