Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанлылар "Кремль" метро станциясе янына терракт корбаннары истәлегенә чәчәкләр сала

Татарстан башкаласында яшәүчеләр Санкт-Петербургта игълан ителгән матәмгә кушылды, дип яза "Татар-информ". Бүген казанлылар алдан сөйләшүләрсез һәм оештырылган акцияләрсез "Кремль" метро станцииясенә Санкт-Петербург метрополитенында булган шартлауда һәлак булучылар истәлегенә күпләп чәчәкләр китерә башлады. Хәзер Зилант һәйкәле янында йөзләгән чәчәк бәйләме һәм зыян күрүчеләрнең туганнары һәм якыннарының кайгыларын уртаклашу сүзләре язылган плакатлар...

Татарстан башкаласында яшәүчеләр Санкт-Петербургта игълан ителгән матәмгә кушылды, дип яза "Татар-информ". Бүген казанлылар алдан сөйләшүләрсез һәм оештырылган акцияләрсез "Кремль" метро станцииясенә Санкт-Петербург метрополитенында булган шартлауда һәлак булучылар истәлегенә күпләп чәчәкләр китерә башлады. Хәзер Зилант һәйкәле янында йөзләгән чәчәк бәйләме һәм зыян күрүчеләрнең туганнары һәм якыннарының кайгыларын уртаклашу сүзләре язылган плакатлар куелган. Кичә казанлылар терракт корбаннары истәлегенә Габдулла Тукай мәйданына чәчәкләр алып килде. Исегезгә төшерәбез, шартлау кичә 14 сәгать тирәсендә "Сенная" станция платформасында һәм "Технологический институт" станциясе янында вагонда килеп чыкты. Вакыйга урынында 11 кеше һәлак булды, соңрак тагын өч кеше алган җәрәхәтләрдән вафат булды. Сырхауханәдә яраланган 49 кеше ята. Зыян күрүчеләр исемлеге Санкт-Петербург буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идәрәсе сайтында урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев