Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда «Яшь профессионаллар» WorldSkills Russia төбәк чемпионаты җиңүчеләре бүләкләнде

WorldSkills Russia республика чемпионаты Татарстанда 27-29 ноябрь һәм 6-8 декабрь көннәрендә ике этапта төрле юнәлешләр буенча 35 мәйданчыкта уза.

(«Татар-информ»). 29 ноябрь көнне Казанда Татарстан Республикасы «Яшь профессионаллар» WorldSkills Russia төбәк чемпионатын беренче ябу тантанасы булды. Җиңүчеләрне Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында бүләкләделәр.

Төбәк чемпионатында призлы урыннар яулаган 60тан артык кешегә, шулай ук WorldSkills Junior юнәлешендәге 20дән артык конкурсантка бүләкләр тапшырылды.

Церемония закрытия регионального WorldSkills

WorldSkills Russia республика чемпионаты Татарстанда 27-29 ноябрь һәм 6-8 декабрь көннәрендә ике этапта төрле юнәлешләр буенча 35 мәйданчыкта уза.

ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин республика чемпионатында катнашучыларга үз эшләренең осталары булуын теләде. «Киләчәктә илебезнең горурлыгы булыгыз», - дигән теләкләрен җиткерде ул.

Церемония закрытия регионального WorldSkills

ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов билгеләп үткәнчә, быел республика чемпионатында компетенцияләр саны арткан. Узган елда конкурсантлар 70тән артык дисциплина буенча ярышкан.

Церемония закрытия регионального WorldSkills

Анастасия Берсанова WorldSkills Junior юнәлешендә «Мәктәпкәчә тәрбия» компетенциясендә беренче урынны яулады. «Минем өчен мондый чемпионатта катнашу - зур казаныш», - дип искәртте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев