("Татар-информ"). Шәһәр хакимияте Казан халкы өчен арт-объект - гадәти булмаган чыршы әзерли. Велосипедлардан торган яңа ел инсталляциясе өчен 50 элемент җитми калган.
Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте, Казан халкына мөрәҗәгать итеп, җитмәүче элементлар белән ярдәм итүне сорый.
Әлеге үтенеч районнарның Instagram битендә басылган.
"Яңа елга да озак калмады. Бәйрәм алдыннан велосипедлардан торган яңа ел инсталляциясе булачак. Әгәр дә сез чыршы рәвешендә оригиналь арт-объект төзүдә үз өлешегезне кертәсегез килсә, гаражда яткан иске велосипедларыгызны безгә китерегез. Аңарда барыбер йөри алмыйсыз, ә болай яраткан транспортыгыз озак еллар истәлек булып торачак", - диелгән хәбәрдә.
Велосипедларны Восстание урамындагы 42нче йорт адресы буенча Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте бинасына китерә аласыз.
Нет комментариев