Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда төбәкара фәнни-гамәли конференция узды

Анда район педиатры Резеда Мөҗипова да катнашты. Конференциядә перинатология сораулары буенча түгәрәк өстәл дә узды.

Казанда “Ана һәм балаларны саклауның актуаль мәсьәләләре” дигән IV төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Анда район педиатры Резеда Мөҗипова да катнашты. Конференциядә перинаталология сораулары буенча түгәрәк өстәл дә узды. “Неонатологлар, педиатрлар, акушер-гинекологлар өчен мастер-класс бик җанлы оештырылган иде. “Катлаулы очракларда күкрәк сөте ашатуны ничек саклап калырга? Җитлекми туган балалар, аналар һәм баланың анатомик үзенчәлекләре” кебек темалар буенча да сөйләшү алып барылды. Конференциядә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре, Республика клиник хастаханәсенең акушерлык-гинекология бүлеге һәм Перинаталь үзәк табиблары, акушер-гинекологлары чыгыш ясады”, – дип хәбәр итә Резеда Мөҗипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев