Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиаданың йомгаклау этабы булды

19-22 апрель көннәрендә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиаданың йомгаклау этабы булды. Анда Россиянең 24 төбәгеннән, шулай ук Япония, Төркия, Бельгия, Финляндия, Франция, Беларусь, Казакъстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Төркмәнстан, Кыргызстаннан һәм Австралиядән 14 яшьтән 25 яшькәчә 500 укучы һәм студент катнашты. Олимпиада 2012 елдан бирле үткәрелә, анда Россия...

19-22 апрель көннәрендә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиаданың йомгаклау этабы булды. Анда Россиянең 24 төбәгеннән, шулай ук Япония, Төркия, Бельгия, Финляндия, Франция, Беларусь, Казакъстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Төркмәнстан, Кыргызстаннан һәм Австралиядән 14 яшьтән 25 яшькәчә 500 укучы һәм студент катнашты. Олимпиада 2012 елдан бирле үткәрелә, анда Россия төбәкләре һәм чит илләрнең 8-11нче сыйныф укучылар һәм югары уку йортлары студентлары катнаша. Сайлап алу турында иң күп балл җыйган 500 кеше бәйгенең Казанда оештырылачак йомгаклау этабына чакыру алды. Шулар арасында Мөслим урта мәктәбенең 3 укучысы: 8А сыйныфыннан Адилә Гыйльметдинова, 8Б сыйныфыннан Зөлфия Җәлилова һәм 9 А сыйныфыннан Юлия Исанбаева бар иде. Бәйге нәтиҗәләре буенча Юлия Исанбаева 2 урынга лаек булды. Ул Мактау грамотасы һәм планшет белән бүләкләнде. Зөлфия Жәлилиова, Адилә Гыйльметдиновага диплом тапшырылды. Гимназиядән 11 сыйныф укучылары Алисә Вәлиева һәм Нәзилә Сәрвәрова дипломант булдылар. Лицейдан финалда 10 сыйныф укучысы Язилә Хафизова һәм 11 класс укучысы Ләйсән Минһаҗева Ләйсән катнашып дипломант булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев