Мөслим-информ

Казанда сөйгән кызын һәм аның әти-әнисен үтергән егетне хастаханәдә кулга алганнар

Өч кешене үтергәннән соң, тәрәзәдән сикереп үзе дә үләргә маташкан егет хәзер хастаханәдә ята.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Казанның Яңа Савин районы суды очрашып йөргән кызын һәм аның әти-әнисен пычак кадап үтергән Рөстәм Мөхәммәдуллинны кулга алган.

7 гыйнварда төнлә 22 яшьлек Рөстәмнең сөйгән йөргән кызының өенә килеп, әти-әнисе белән бәхәсләшкән, кызга һәм аның әти-әнисенә пычак кадаган, үзе дүртенче каттагы тәрәзәдән сикергән. Аны 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә илтәләр. Операциядән соң ул берничә көн реанимациядә була.
Бүген Яңа Савин районы суды егетне ай ярымга, 8 мартка кадәр кулга алган. Күчмә утырыш хастаханәнең үзендә ябык режимда узды, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен палатага кертмәделәр. Рөстәм бинтка уралган хәлдә хәрәкәтсез ята.

Судьяның чик кую чарасы аңлашыламы, дигән соравына егет чак ишетелерлек итеп: «Әйе», - дип җавап бирде. Аны 2нче төзәтү колониясе каршындагы тоткыннар өчен хастаханәгә озатачаклар.

Агентлык чыганагы хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта егет үзен күпкә яхшырак хис итә. «Куллары, аяклары хәрәкәтләнә, яхшы ашый» - диде агентлык әңгәмәдәше. Рөстәм үзе һәм аның адвокаты нинди дә булса аңлатма биртүдән баш тартты.

Тикшерү версиясе буенча, фаҗиганең сәбәбе булып, әти-әниләренең кызларының әлеге егет белән аралашуына кискен каршы булуы тора.  
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/26-01-2021/kazanda-s-yg-n-kyzyn-m-any-ti-nisen-terg-n-egetne-hastahan-d-kulga-algannar-5801781о

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: